Луиза Сөнгатуллина, «Кайбыч таңнары» редакторы «Мин - әтием белән, ул минем белән горурланып яшәде»
Әтиләр көне уңаеннан әткәй турындагы хатирәләрне яңарттым.
Минем әткәй бу якты дөньялардан 82 яшендә кинәт китеп барды. Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә энекәшем шалтыратып уятты.
Әткәй чирләп киткән икән, йокысыннан авыр уянган, кан басымы күтәрелгән, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар.
Аны минуты-сәгате белән Чаллыга больницага алып китәләр. Башта хәле әйбәтләнгән кебек була да, бераздан реанимациягә күчерәләр, комага киткән. Ерак араларны якын итеп, без дә кайтып җиттек. Бик үтенепләр сорагач, мине аның янына керттеләр.
«Сез аңа әйтәсе сүзләрегезне кычкырыбрак әйтегез, комада булса да, аның подсознаниесе эшли, ишетергә мөмкин», ди врач. Сап-салкын кулларын тотып, әткәй, синең хәлең алга таба, яхшылана, менә көчле системалар куйдылар, бүген яныңа мин килдем, иртәгә энекәшләр килә, кайгырып ятма, дидем. Врач гомеренең санаулы гына сәгатьләре калып баруын әйтсә дә, бәхиллеген сорамадым.
Алай- болай ишетеп ятса, үләм икән, дип уйламасын, дидем. Әткәй, мине ишетсәң, берәр билге бир, дим. Мин сөйләгәндә, иреннәре гел кыймылдап торды, нәрсәдер әйтә кебек. Ул, мөгаен, авызына тыккан трубкаларның дерелдәве булгандыр. Аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар иде.
Саубуллашып чыгып киттем дә, 11 нче катка лифт озак килми торгач, яңадан әткәем янына кереп киттем. Врач та туктатмады. Ә мин әткәемә күңелдәгесен сөйлим дә сөйлим... Әткәй син бит искиткеч әйбәт кеше. Безне кеше итүегез өчен мең рәхмәт. Мин гомер буе синең кызың булуым белән горурланып яшәдем. Ә син минем белән. Мингазизне әүлиягә тиңләдең. Оныклар өчен өзелеп торасың...
Әткәй белән сабуллашып, кайтыр юлга чыктык. Кайбычка кайтып җитеп берәр сәгать уздымы икән, телефон шалтырый: апа, әткәй өзелгән...
Имән кебек ныклы кеше иде ул. Авырмады, зарланмады, кыш көне бияләй кию, шарф бәйләүнең нәрсә икәнлеген дә белмәде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Кан басымы даими күтәрелеп торса да, дару эчәргә яратмады. Соңгы көннәренә кадәр газеталар, китап укыды, ил-көн хәбәрләрен белеп торды. Иң яратып караган тапшыруы «Җәвит- кәмит» булды. Кибетнекен ашарга тырышмады. Гомер буе «ДТ-75» тракторында эшләде. Мактаулы булды. Караңгы төшкәнчегә кадәр бөтен авылның бакчасын сөрә иде. Быел 10 майда кунакка кайткач, тагын кайтыгыз, дип үз аягында озатып калды. Ике атна да үтмәде, безне мәңгелеккә ташлап китте.
Авылдашлар сагынып искә ала аны. Ватсапта авылдашлар төркеменә аның турында җылы сүзләр язучылар күп булды.
«Әй, гомеркәйләр... Урамыбыздагы ир-атлар бер- бер артлы китеп бара. Менә Мәгыйс абыйны да югалттык. Урамга чыгып басса, мине күрүгә, «Сәлааам, төнлә туган! — дип сәламли иде гел. Шаян телле иде. Без бит мәктәпкә күрше авылга йөреп укыдык. Юлда очраса, мине гел үзенең чылбырлы тракторына утыртып кайта иде. Ул вакытта миннән дә бәхетле кеше булмый иде. Майга катып беткән тар гына бер жирдә утырып кайтсам да, үземне патшабикә кәнәфиендә кебек хис итә идем. Искиткеч җиңел, киң күңелле, ярдәмчел, мәзәкчән кеше иде мәрхүм», —дип язган хәзер Чаллыда яшәүче күрше кызы Рамилә.
Ә бусын Тольятти шәһәрендә яшәүче Дилбәр язган.
—Без дә Мәгыйс абыйны искә алып утырдык. Дилә апам сөйли. Аның тракторы белән печәнгә барганнар. Апаларны кабинага утырткан, юл буе кызык сөйләп, көлешеп кайтканнар. Артка борылып карасалар, арба юк, ычкынып калган. Бик шаян, уңган, рәхәт кеше иде ул.
Әткәй әнкәйдән соң сигез ел яшәде. Әнкәй үлгәч әйткән сүзе әле дә хәтердә. «Кызым, күңелем белән бөтен авылны әйләнеп чыктым да шундый фикергә килдем әле. Хәмидәдән дә акыллырак хатын юк икән бит безнең авылда». Матур гомер кичерделәр, 51 ел буена парлап гомер иттеләр. Дөнья көткәндә төрлесе булгандыр, әмма акыл белән эш иттеләр.
Әткәй-әнкәй исән чагында без әле бала идек, хәзер инде бөтенләйгә ятим калдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев