Мәдәният хезмәткәрләренең «Ялкын» төркеме Картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясады
Халыкара өлкәннәр көне — Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат —йортта яшәүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Бу- хөрмәт һәм ихтирам бәйрәме. Әлеге бәйрәм өлкән буынга Ватан иминлегенә хакына керткән хезмәтләре, үсеп килүче яшь буын үсешенә керткән өлешләре өчен чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
Биредә гомер көзен сүтүчеләр алдында район мәдәният хезмәткәрләрен үз эченә алган «Ялкын» төркеме чыгыш ясады. "Безнең котлауларны кабул итегез..."дип исемләнгән концерт программасы бай иде. Бу очрашу ике буынның очрашу урынына әйләнде. Һәркемнең күңелен җылылык һәм шатлык белән тутырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев