Мәлки авылында яңа төзелгән авыл җирлеге бинасы ачылды
Җирлек халкының сөенечен уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм башка җитәкчеләр килгән иде.
Мәлки авылы халкы мондый бинага күптән лаек иде. Чөнки биредә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Әлеге бинаны төзү республикабыз җитәкчелеге, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Аларга авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бина озак еллар хезмәт итсен, җирлек хезмәткәрләренә җирле проблемаларны хәл итүдә уңышлар телим, — диде Альберт Илгизәрович.
Әгъзам Саматович республика программаларының Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуда мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте.
Республикада кырыкка якын социаль программа эшли. Газ кертү, авыларга юллар салу, мәктәп, балалар бакчалары, ФАПлар төзү, социаль биналарны капиталь ремонтлау, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында авылларыбыз, район үзәкләре искиткеч зур үзгәрешләр кичерә, — диде ул. — 2017 елдан гамәлгә кергән җирле үзидарә биналарын төзү һәм төзекләндерү программасы буенча республикада 80 бина төзелде. Мәлки авылындагы бу бина да шул программа нигезендә сафка басты. Ул халыкның очрашу урынына әйләнсен, матур, бердәм эшләрегез белән макталып яшәгез.
Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә өлкәсендә озак еллар, намус белән хезмәт иткән, нәтиҗәлелекне күтәрүгә өлеш керткән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляковка «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясенең Мактау кәгазен, бүләген тапшырды.
Бина төзелешен алып барган «Вика» төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин Федор Поляковка бинаның символик ачкычын тапшырды. Аның сүзләренә караганда, җиһазлары белән бергә бина 9 миллион сумнан артыграк бәягә төшкән.
Төзелеш эшләре бу елның март ае урталарында башланып китте. Бу урында бушлык иде, аны туфрак ташып тигезләдек. Җир асты сулары якын булганлыктан, нигезе ныклы булсын өчен, субайлар да кулланырга туры килде. Бинаның гомуми мәйданы 100 квадрат метрга якын, — диде ул.
Проект буенча бина өч эш кабинеты, санузел, архив бүлмәсен үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев