«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале иясе арабыздан китеп барды
Быел җәй Кече Кайбычта 55 ел бергә яшәүче Фәттаховлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган иде. Ни кызганыч, әле шушы көннәрдә генә гаилә башлыгы Мәгъруф ага Фәттаховның гомере өзелде. Алар турында язылган мәкаләне кабатлап куябыз. Истә калсын, истәлеккә калсын.
«Язмыш безне күпердә очраштырды»
Кече Кайбычта яшәүче Фәттаховлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды
Җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән, сөюнең мәңгелек икәнлеген раслап яшәүче үрнәк парларга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан медаль тапшыру матур традициягә әверелде. Безнең районнан да ел саен бер гаилә лаек була аңа. Быел «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Кече Кайбыч авылында яшәүче Гөлгенә һәм Мәгъруф (Мингариф) Фәттаховлар гаиләсендә!
Чын ярату романнарда һәм киноларда гына ул дисәләр, ышанмагыз. Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн, Йосыф-Зөләйха мәхәббәте белән яшәүчеләр безнең арада, чын тормышта да бар. Андыйларны эзләп ерак китәсе юк, Фәттаховларга барып кайту гына да җитә. Бу пар кафеда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән тантанага килә алмады, шуңа күрә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален өйләренә барып тапшырдылар.
«Зерә генә яшь хатынга өйләнмәдем»
— Мине авылда да, тирә-якта да Мәгъруф дип беләләр. Документта гына Мингариф мин. Туу турында таныклык ясатканда, авыл советында эшләүче дөрес аңламаган. Ул чагында әти өйдә юк. Мине яздырырга дип әнкәй барган. Ул укый-яза белми иде. Барысы да Мәгъруф дип дәшә, газетага да шулай дип язсагыз иде, — дип каршы алды безне гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Гөлгенә апа яңа гына җиләктән кайтып кергән иде. «Зерә генә яшь хатынга өйләнмәдем инде, җиләк җыярга алып кайттым», — дип шаяртып алды Мәгъруф абый.
Аларның яшь аермасы сигез ел. Икесе дә бер авылда туып, бер үк сукмаклардан йөрсәләр дә, егет һәм кыз булып җиткәч кенә танышалар. Хәер, Гөлгенә әле мәктәп укучысы гына була. Ә Мәгъруф, армиядә хезмәт итеп, бер ел Ташкентта тимер-бетон заводында эшләп, әтисе олыгаю сәбәпле, яңадан туган авылына кайткан егет. Колхозга бригадир ярдәмчесе булып эшкә урнаша ул. Аны иптәшләре белән бергә Кече Кайбычтан Ябалак ягына бару юлындагы күперне төзекләндерергә җибәрәләр. Гөлгенәсен шунда күреп ала да инде Мәгъруф.
— Аллаһның рәхмәте, аны үземә насыйп итте бит, — диде ул һәм яшьлек хатирәләрен сүтте. — Яз көне иде бу. Ике малай, ике кыз, шаярышып, без ремонтлый торган күпердән узып китте. Бәрлебашына мәктәпкә барышлары иде. Иң кырыйда Гөлгенә атлый. Бу кыз өлгергән икән, миңа булыр, пожалуй, дидем.
Иптәш егетенең «Кит инде, Мәгъруф, юләрләнмә, сиңа карыймы инде ул?» дигән сүзләренә әлләни игътибар итеп тормый Мәгъруф абый. Гөлгенә апаны барыбер үзенә карата.«Әнисенә рәхмәт, урыны җәннәттә булсын. Очрашып йөри башлагач, сезне аерып булмый инде, дип ризалыгын бирде һәм капка төбеннән ерак китмисез, эскәмиядә генә утырасыз һәм, сәгать унбердән дә калмый, өйгә кертеп куясың, дип шартын да куйды, — дип искә алды Мәгъруф Фәттахов.
Ул арада Гөлгенә сигезенче классны тәмамлый.
— Безне Бәрлебашы мәктәбендә укытучыбыз Мария Андреевна машина белән тегәргә өйрәтте, — диде ул. — «Син булдырасың, тиз үзләштерәсең, укы», — дип, ул миңа алга таба белем алырга киңәш итте. Әнкәйдән рөхсәт сорадым. Ул вакытта өй эшли идек. «Кызым, быелга бармыйсың инде, киләсе елга китәрсең», — диде. Киләсе елга бармыйм да бармыйм инде, дидем. Чынлап та, барып чыкмады шул. 1967 елда сигезенчене бетердем дә, 1968 елның февралендә кияүгә чыктым.
Гөлгенә унҗидедә генә була әле. Ул чагында унсигез яшь тулмыйча язылыштырмыйлар. Никах белән генә яшәүләрен дәвам итәләр. Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, унсигез тулгач та никахларын теркәргә ашыкмыйлар. Олы кызлары Ильмира тугач кына, Мәгъруф абый белән Гөлгенә апаның паспортына мөһер сугыла. Анысы да Гөлгенә ападан башка гына. Гаилә башлыгы ике куянның койрыгын берьюлы тота — туу турында таныклык белән бергә өйләнешү турындагысын да ясатып, мин язылыштым, булды, дип, елмаеп кайтып керә.
Каршы дәшмәү — алтын
Әле яңа гына диярлек балалыктан чыккан яшь кызга килен булып төшүләре җиңел булмагандыр.
— Кайнана белән кайната янына килеп керүе рәхәт түгел инде ул. Ничек каршы алырлар, ни дип әйтерләр икән, дип борчылдым. Эшкә тотынсам да курка идем. Гомер буе әткәй белән әнкәйне исәпләп яшәдек. Яшь аралары уналты ел иде. Әнкәй, күпкә яшь булса да, иртәрәк вафат булды. Әткәй сиксән бишкә кадәр гомер итте.
Кайнанамны усал дип әйтәләр иде, миңа начарлыгы тигәне булмады. Каршы дәшмичә үткәреп җибәрә идем, шуңа да җиңелрәк булгандыр. Сүзне күпертсәң, зурга китә, дәшми генә үткәреп җибәрсәң, үзеннән-үзе юкка чыга, — дип, Гөлгенә апа өлкәннәр белән уртак тел табып яшәүнең алтын кагыйдәсе белән бүлеште.
— Аллаһка шөкер, Гөлгенә апагыз бар эшкә дә, аш-суга да өйрәнде. Хәзер, әнә, үзебезгә генә түгел, бүтәннәргә дә пешерә«, — дип, Мәгъруф абый хатынын мактап алды.
Үзең әйбәт булсаң, барысы да яхшы
Мәгъруф абый үзе дә — дөнья бәясе кеше, җитмеш төрле һөнәр иясе. Өч ел армиядә хезмәт итеп, «Отличный пограничник» билгесе белән бүләкләнә. Бу еллар аның өчен чынлап торып тормыш мәктәбе була. Оста итеп ипи пешерергә дә өйрәнә хәтта. Бригадир ярдәмчесе булып эшләвен язган идек инде. Фермада башта учетчик, аннары мөдир, осеменатор була. Яшь барган саен, дингә тагын да якыная. Никах уку, балага исем кушу, мәрхүмнәрне пакьләндереп соңгы юлга озату кебек җаваплы эшләргә алына. Йортлар да салырга туры килгән. Авыл халкының хөрмәтен казана. «Үзең әйбәт булсаң, бөтен кеше әйбәт. Мәчеткә йөри башлагач та, менеп алдылар, кайтарып куйдылар. Хәзер дә, җомга саен шалтыратып, килә алмыйсыңмы, дип сорап торалар.
«Безнеке кебек әти-әни бүтән юктыр»
Балачак — иң рәхәт чак, диләр. Гөлгенә апа белән Мәгъруф абыйга, алар тирәсендә бөтерелгән онык-оныкчыкларына карыйм да, бу сүзләр белән килешәсе килми башлый. Иң рәхәт чак ул олыгайгач, нәкъ алар кебек, 55 ел бергә яшәгән гомернең һәр көненә шөкер итеп, яңа өйләнешкән чактагы кебек, әле дә син бар әле диеп, тигез картлык кичергән мизгелләрдер, мөгаен. Гөлгенә апа белән Мәгъруф абый — ундүрт онык һәм өч оныкчыклары өчен яраткан әби-бабай.
Шул онык-оныкчыклар, аларны бүләк итеп сөендергән балалары — Фәттаховларның иң зур бәхете. Мондый бәхетне Аллаһ Тәгалә аларга биш тапкыр бирә — ике ул һәм өч кыз белән бүләкли. Бүгенге көндә барысы да гаиләле. Олы кызлары Ильмира Ябалакта яши, фельд¬шер булып эшли. Уллары Марсель Яшел Үзән шәһәрендә гомер итә, автогрейдер машинис¬ты булып эшли. Илнарлары Кече Кайбычта яши. Кызлары Чулпан һәм Гөлчәчәк Казанда гомер итә. «Безнеке кебек әти һәм әни бүтән юктыр, алар һәрьяклап үрнәк», — ди балалары.
— Кеше арасында ким-хур булмасыннар, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын, дип тырыштык. Мәктәп тәмамлагач, алга таба укып, һөнәр сайлауларын үз ирекләренә калдырдык. Балаларга: «Әллә сезне гел муллыкта, җиңел генә үстердек дип уйлыйсызмы, җитмәгән чаклары да булды», — дип еш әйтәм. Элек декрет яллары да юк иде, отпусклар да бирмәделәр, гел эшләттеләр. Икебез дә фермада. Иртәнге сәгать дүрттә эшкә китәбез. Балалар, без кайтканны көтеп, урамда эскәмиядә төренеп утыра иде, — диде Гөлгенә апа.
«Симәки кырында дойка, барып-кайтырга ерак. Сыерларны кул белән савасы, — дип дәвам итте Мәгъруф абый. — Сөтне Олы Кайбычтагы сөт-май заводына тапшырып кайтабыз. Анда чират, әллә ничә колхоз килә бит. Иии, булган инде вакытлар. Кич спектакль куябыз. Йокы да туйган, эшкә дә өлгергән».
«Аллаһ Тәгалә аны — миңа, мине аңа биргән»
Озак еллар бергә яши-яши, ир белән хатын гадәттә теләк-фикерләрен күз карашларыннан ук аңлый башлый. Гөлгенә апа белән Мәгъруф абый хәтта бер-берсенең ни уйлаганын да белә.
— Ашарга пешерергә җыенам да, шул ризыкны әзерләсәм нәрсә булыр икән, дип уйлыйм һәм Мәгъруфкә әйтәм. «Каян гына белдең, мин дә шуны ашыйсы килә, дип уйлап кына куйган идем», — дип җавап бирә ул. Мәгъруф нәрсә уйлаганымны белә, мин — аныкын. Аллаһ Тәгалә аны — миңа, мине аңа биргән, — ди Гөлгенә Фәттахова.
Сүзне Мәгъруф абый дәвам итте:
— Тормышыбыз бер дә үкенерлек булмады. Кайда гына эшләмәдем, байлык дип кызыкмадым. Барына шөкер итә белдек. Аллаһ Тәгалә тилмереп, кеше күзләренә карап, урында ятарга язмасын. Иң бәхетсез ир — хатыныннан калган ир, шуны күрсәтмәсен.
— Мин нишлим ди синнән башка? Ансат кына китеп котылмакчы буласыңмы, — дип сорады Гөлгенә апа.
Әнә шулай, үзара мәзәкләшеп, шаяртып та алырга өлгерәләр. «Һәр гаиләдәге кебек, безнең дә төрле чак булган. Ачу-үпкәләрне уен-көлке белән үткәреп җибәрә белдек. Бер-береңә юл бирә белүдән дә килә. „Син гаепле!“ дип талашып яшәсәң, гаилә тормышы да бармый, мәхәббәте дә калмый. Бер-беребезне кыерсытмадык, бүтәннәрдән дә сүз әйттермәдек», — ди Фәттаховлар.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булырлык итеп яшәүнең сере дә шундадыр, бәлки. Фәттаховларга әлеге медальне һәм истәлекле бүләк белән чәчәк бәйләмен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева тапшырды. Алар мондый гаиләләрнең ил терәге булуын әйтте.
— Медальгә өстәп бирелүче Мактау кәгазендә дә сезнең кебек гаиләләрнең үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәве турында языла. Сез — чыннан да, зур үрнәк! — диде Фәния Фәритовна.
Фәттаховларның шатлыгын уртаклашырга Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да килде, балалары, оныклары кайтты. «Бездән дә бай кеше юк авылда. Барыбыз да бергә җыелгач, өебездә Сабантуй кебек була», — дип озатып калды безне бу күркәм пар. Әнә шулай, һәр яңа туган көнгә сөенеп, Аллаһы Тәгалә биргән мәхәббәткә шөкер итеп, аны кадерләп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев