Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале Кайбычта үз иясен тапты

Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Сөюнең мәңгелек икәнлеген раслап яшәүче иң үрнәк гаиләләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале дә шушы бәйрәм уңаеннан тапшырыла. Безнең районда да аның белән ел саен бер гаилә бүләкләнә.

Быел медаль Кече Кайбыч авылында яшәүче Гөлгенә һәм Мәгъруф (Мингариф) Фәттаховлар гаиләсендә. 55 ел үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче бу парга әлеге бүләк гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасында бирелергә тиеш булса да, гаилә башлыгының сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, өйләренә бардылар. Фәттаховларга медальне һәм истәлекле бүләк белән чәчәк бәйләмен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева тапшырды. Алар мондый гаиләләрнең ил терәге булуын әйтте.

Медальгә өстәп бирелүче Мактау кәгазендә дә сезнең кебек гаиләләрнең үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәве турында языла. Сез — чыннан да, зур үрнәк! — диде Фәния Фәритовна.

Фәттаховларның шатлыгын уртаклашырга Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да килде, балалары, оныклары җыелды.

Гаилә башлыгын авылда да, тирә-якта да Мәгъруф дип беләләр. Документта гына Мингариф ул. Шуңа күрә ул үзен Мәгъруф дип язуыбызны сорады. Алар Гөлгенә апа белән икесе дә бер авылда туып-үскән. Мәгъруф абый кечкенәдән колхозда эшли башлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайта һәм төрле эшләрдә эшли. Гөлгенә апа, сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Аннары Кече Кайбыч мәктәбендә җыештыручы була, шуннан лаеклы ялга чыга.

Фәттаховларның үрнәк, тату гаиләсендә биш бала үскән. Бүгенге көндә барысы да гаиләле. Олы кызлары Ильмира Ябалакта яши, фельдшер булып эшли.

Уллары Марсель Яшел Үзән шәһәрендә гомер итә, автогрейдер машинисты булып эшли. Илнарлары Кече Кайбычта яши. Кызлары Чулпан һәм Гөлчәчәк Казанда гомер итә.

Гөлгенә апа белән Мәгъруф абый ундүрт онык һәм өч оныкчыклары өчен яраткан әби-бабай. Алар һәр яңа туган көнгә сөенеп, Аллаһы Тәгалә биргән мәхәббәткә шөкер итеп, аны кадерләп яшиләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев