Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар

Колаңгыда яшәгән Булат Ринат улы Вәлиуллин махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган.

Аны узган шимбәдә соңгы юлга озаттылар. Вәлиуллиннар яшәгән йорт каршында үткән матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм башкалар катнашты.

Митингта Альберт Илгизәрович, Фәнил Фиргатович, Колаңгы авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Лилия Федотова, авыл мәктәбе директоры Наталья Гурнович чыгыш ясады. Алар Булат Вәлиуллинның әтисенең, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашты.

Булат Вәлиуллин 2000 елның 17 сентябрендә Колаңгы станциясе поселогында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендәге элемтә техникумын тәмамлаган. 2020 елда Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылган. Хәрби хезмәт срогын тәмамлагач, 2021 елда контракт төзеп, хәрби хезмәтен дәвам итә. 2024 елның июнь аенда махсус хәрби операция зонасына җибәрелә һәм хәрби бурычын үтәгәндә 24 июньдә батырларча һәлак була. Булат Вәлиуллинның әтисе Ринат, сеңлесе Камилла, хатыны Анастасия, 4 айлык кызы Влада ятим калды.

Булат Ринат улы Вәлиуллинны Мөрәле авылы зиратунда җирләнде. Кабере янында автоматлардан салют яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

13

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев