Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мең рәхмәт сезгә, медицина хезмәткәрләре!

Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламәтлек сагында торучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

— Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Бу һөнәрне сайлаган кешеләр аны гомер буе горурланып, үтә җаваплылык белән башкара. Сез көн саен шәфкатьлелек батырлыгы күрсәтәсез, кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклап каласыз. 
Гомер дәвамында безнең һәрберебез табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, сезгә иң кадерлесен — гомеребезне ышанып тапшырабыз. Нәкъ менә шуңа күрә сезнең хезмәтегез аеруча мактаулы һәм игелекле. Ул югары һөнәри осталык кына түгел, ә эшкә чиксез тугрылык, рухи юмартлык һәм ныклык таләп итә.
Бу бәйрәм табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркалар һәм барлык медицина персоналының бәйрәме, чөнки бернинди заманча технологияләр дә сезнең сизгер мөнәсәбәтегезне, игътибарыгызны һәм җылы сүзегезне алыштыра алмый, ә йомшак мөнәсәбәт кайчак дарудан да яхшырак дәвалый.
Сез иң авыр минутларда ярдәмгә киләсез, өметсезлеккә бирелгәннәрдә өмет уятасыз, кайгыртуга аеруча мохтаҗларга җылы сүзегезне кызганмыйсыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар, рәхмәтле пациентлар, гаилә иминлеге һәм бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев