Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Миләшкәй» балалар бакчасы нәниләре һәм әти-әниләре «Акыллы уеннар» чемпионатында катнашты

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге заманча IT-паркында өченче республикакүләм «Акыллы уеннар» чемпионаты узды.

Бу мәртәбәле интеллектуаль бәйгедә «Миләшкәй» балалар бакчасының нәни тәрбияләнүчеләре һәм әти-әниләре югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрде. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашучыларга яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.

Чемпионатта Илинә Гайнетдинова «Читекләр» уенында тапкырлыгын һәм зирәклеген күрсәтте. Бәхтияр Зиннуров, әнисе Мәдинә белән бергә, «Мин — төзүче» уенында катнашып, «Акыллы гаилә» номинациясендә үзләренең бердәм булуларын күрсәтте.

Балаларның җитәкчесе — балалар бакчасы мөдире Язгөл Фатыйхова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Миләшкәй» балалар бакчасы сабыйлары, бәйгедә катнашкан 300дән артык бала арасында сынатмыйча, дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Чемпионат балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, мәдәниятебезне үстерү, балаларда шәхес формалашу өчен нигез салу максатында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев