Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы катнашучылары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы катнашучылары белән очрашты.
Ул бу хакта МАХ каналында язган.
Очрашу барышында катнашучылар махсус операция ветераннарына ярдәм итүдән алып яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә кадәр төрле темаларга проектларын тәкъдим иткән.
«Һәрбер инициатива зур игътибарга лаек», — дип билгеләп үтә ТР Рәисе.
Моннан тыш, Миңнеханов ветераннарны эшкә урнаштыру темасына тукталды һәм хәрбиләргә тыныч тормышка кайтуда ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Геройларыбызның тәҗрибәсе, тормыш дисциплинасы һәм ышанычлылыгы һәр эшчәнлек өлкәсе өчен кыйммәтле актив булып тора», — дип яза Татарстан Республикасы Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев