Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мәлки авылында яшәүче Анастасия Волковага 80 яшь тулды

Ана – бөек исем, дигән шагыйребез Һади Такташ.

Бу шигырьне укыган саен, аңа нинди тирән мәгънә салынганын тагын да күбрәк аңлыйсың. Мәлки авылында яшәүче Анастасия Волкова белән очрашкач, без ана булу әле ул баланы табу гына түгел, аны илебезнең лаеклы гражданы, намуслы һәм игелекле кеше итеп тәрбияләү икәнлегенә тагын бер кат инандык. Уйлап карагыз, Анастасия апаның өе үзенең улы – «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры Валерий Волков исемендәге урамда урнашкан. Ана кеше өчен моннан да зуррак горурлыкның булуы мөмкинме?!
Ул безне үзенең өендә күптәнге танышларын күргән сыман, якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Хәтер сандыгын ачып, ул ачысы да, төчесе дә җитәрлек булган гомер юлы турында сөйләде. Тын да алмыйча тыңладык.
– Шушы авылныкы мин. Мәлкидә туып-үстем, укыдым, тормышка чыктым, балалар үстердек, хезмәт юлым да монда үтте, – дип сүз башлады Анастасия Волкова. – Әтием тимерче иде, ә әнием колхозда төрле эшкә йөрде. Гаиләдә биш бала үстек, мин – икенчесе. Бөек Ватан сугышы чорында әтиебез Мәскәүдә Лихачев исемендәге заводта эшләде. Әнием минем белән йөкле чагында окоп казырга йөргән. Тормыш авыр булды. Салым, займнар күп иде. Бу кадәр кыенлыкларга газиз аналарыбыз ничекләр генә чыдагандыр? Асрарга терлек тә юк, ул салымнарны нәрсә белән, ничек түләп бардылар икән, дим. Хәтта сарык сөтен дә хөкүмәткә тапшыралар иде бит.
Авыр чорлар, юклык заманы булса да, Настя апа мәктәптә тырышып укый. Авылларында сигез класс белем ала.
– Мәлки мәктәбе тирә-якта данлыклы иде, бик күп укымышлы кешеләрне биргән ул. Укытучыларыбыз да бик әйбәт булды. Сугыш вакытында безнең авылда балалар йорты да ачыла. Дүртенче класста чакта сугыш булган яклардан эвакуацияләнгән балалар белән бергә мәктәпкә йөрдек. Без төшкә кадәр укысак, алар төштән соң килә иде. Барысы да бертөсле киемнән, ярымпостау сумкадан булырлар иде. Аларның күбесенең ятимнәр икәнлеген аңламаганбыз да, ипи алып барган булыр идек үзләренә, – дип искә алды ул.
Анастасия Алексеевна, сигезенче классны тәмамлагач, фермага сыер саварга килә. Күп еллар колхозда хезмәт куя. Тормыш иптәше Иван белән дүрт сезон комбайнда да эшләп ала. Соңрак балалар бакчасына күчә. Тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп лаеклы ялга чыга. Намуслы хезмәте өчен “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе белән бүләкләнә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатларын кадерләп саклый ул. Хезмәт ветераны исемен горур йөртә.
Тормыш иптәше Иван ага белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кечкенәдән тырыш, тәртипле була алар.
– Хәзер балаларны, оныкларны кочып-үбеп кенә торабыз. Элек, без үстергәндә, назлап-иркәләп утырырлык булмады шул. Эштән кайтып, өйдәгесен карагач, яңа дан чыгып йөгерелде. Декрет ялы да юк иде бит. Кызым Светлана күкрәк баласы иде, аны алты яшьлек олы улым Сашага калдырып, эшкә китә идем, – диде Настя апа. – Балаларның өчесе дә яхшы укыды. Ул чагындагы мәктәп директоры Петр Андреев ата-аналар җыелышларында, улларыгыз кызларга да хас булмаган тәртипкә ия, дип мактый иде. Балалар үстергәндә хезмәт тәрбиясе зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Фермада эшләгәндә дә гел килеп, булышып йөрделәр. Җитеш тормышта бала иркен үсә, ә кечкенәдән үк кул арасына кереп, тормыш күргәне бөтен кыен лыкларны күреп, белеп тора.
Үз гомерендә ачы хәсрәтләрне күп күргән Анастасия апа. Шуңа күрә янына барганда ук үземә сүз куйдым: аның күңел яраларына кагылмаска! Әмма ул хатирәләр аның күңеленә мәңгелеккә уеп язылган шул... 1983 елның ямьле язы Волковлар гаиләсенә кара кайгы алып килә. Әле яңа гына егерме яшен тутырган сөлек кебек уллары Валерий, Әфган сугышында хәрби бурычын үтәгән чагында, батырларча һәлак була. Армиядән исән-сау елмаеп кайтып керер дә, гаилә корып, оныклар белән сөендерер дип көткән улларын җир куенына салырга туры килә аларга. Кан сыкрап, гел әрнеп торган шул яра янына җиде елдан яңасы өстәлә – 23 яшьлек кызлары Светлана да мәңгелеккә күзләрен йома. Дөнья бетеп, тормыш туктап калган кебек тоелса да, бирешергә һич кенә дә ярамый, чөнки Светлананың ике яшьлек кызы Альбинаны үстереп кеше итәселәре бар. Анастасия һәм Иван Волковлар, оныкларын тәрбияләп үстереп, белем бирәләр. “Ходайдан Альбинамның юлында акыллы, тәртипле егет очраса дип сорый идем, теләгем кабул булды, киявебез нәкь шундый кеше булып чыкты. Матур гаилә корып, өч бала үстерәләр”, – диде Настя апа. Бүгенге көндә олы улы Александр өчен сөенеп, аның белән горурланып яши. Ул гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер итә. Үз көче, намуслы тырыш хезмәте белән тормышта дәрәҗәгә ирешкән. Тормыш иптәше Валентина белән берсеннән-берсе сөйкемле өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.
– Улым минем дә һәр яңалыктан хәбәрдар булып, заман белән бергә атлавымны тели. Күп итеп газета-журналлар яздырды. «Кайбыч таңнары»н да көтеп алам, укырга бик яратам, – ди Анастасия Волкова.
Тормыш иптәше Иван ага белән 57 ел парлы гомер кичергәннәр. Аның вафатына да алты ел вакыт узган. Матур бүлмә гөлләре үсеп утырган йортның диварларын онык-оныкчыларының фотолары бизи. Һәрберсе турында яратып сөйли Настя апа. Язмыш бик күп мәртәбәләр сынаса да, сынмаган ул. Илгә батыр ул үстереп, авыр югалтуларга дучар ителгән Анастасия Волкованың киләчәк көннәре гел сөенечтән генә торсын, күзләреннән шатлык яшьләре генә тамсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев