Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүтидә махсус операция зонасында батырларча һәлак булган авылдашлары белән хушлаштылар

Чүти авылында яшәгән Рәмис Гайнуллин яшәгән йорт янында үткән матәм митингында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, Россия Кораллы Көчләре ветераны Илһам Хөснетдинов, әфганчылар, Германиядә хезмәт итүчеләр, әнисе, гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты.

Рәмис Гайнуллин Украинада барган махсус хәрби операциягә 2024 елның 8 июлендә контракт буенча киткән. Агымдагы елның 20 августында хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган.

Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган матәм митингында Рәмис Хәялиев, Петр Тараканов, Чүти авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Ситдыйкова чыгыш ясады. Рәмис Гайнуллинның әнисенең, гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклаштылар.

Рәмис Гайнуллин Чүти авылы зиратында җирләнде. Каберенә Татарстан Рәисе, район башлыгы, Чүти авыл җирлеге исеменнән веноклар куелды.

Казан шәһәреннән килгән хәрби каравыл автоматлардан салют бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

9

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев