Мөрәле авылы мәчете төзелүгә – 30 ел
Бу атнаның җомгасында Мөрәле авылының мәчете файдалануга тапшырылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты, Мөрәле халкын мәчетнең 30 еллыгы һәм Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлады, юбилей уңаеннан бүләген тапшырды. Әлеге котлауларга Мөрәле авылы имамы Руслан хәзрәт Галиев, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да кушылды.
Мөрәле авылы мәчетендә озак еллар имам вазифасын үтәгән Галимулла ага Гыйбадуллин чарада катнашучыларны авыл тарихы, мәчет төзелү барышы, анда катнашкан кешеләр турында сөйләде.
Мәүлет аеның соңгы көне булганлыктан, Руслан хәзрәт Коръән сурәләре укыды, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында вәгазь сөйләде. Ул шулай ук, мәчет төзелешен оештыручыларга, төзүчеләргә, авылда дингә хезмәт итүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Биредә шул ук вакытта Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан авылның өлкәннәрен дә хөрмәтләделәр. Авылда шундый чара үткәрелүенә Альберт Илгизәрович югары бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев