Мөрәле авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр
Иртәнге тугыз сәгатьтә Җиңү көненә багышланган тантаналы митингны, Дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, сугыш чоры баласы, имам Галимулла абый Гыйбадуллин ачып җибәрде.
Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, Ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева чыгыш ясады. Ринат Рифат улы, район башлыгы исеменнән авыл халкын котлап, Мөрәле җирлегендә яшәүче ике тыл хезмәтчәненә, 22 сугыш чоры баласына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти- әниләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәмгә мәктәп коллективы әзерләгән чыгыш, сугышчы-якташлар һәйкәленә тантаналы рәвештә веноклар һәм чәчәкләр салу, бер минут тынлык, укучыларның башкарган җыр- биюләре, барысы да тирән мәгънәгә ия иде.
Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек һәм кадерле. Бабаларыбызның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең рухый ныклыгы, туган җиргә чиксез мәхәббәте һәм бүгенге матур тормышыбыз өчен, без, сугыштан соң туган буын, чиксез хөрмәт белән алар алдында баш иябез. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәхшәтле сугыш китергән фаҗигаләрне онытырга хакы юк!
Бәйрәм ахырында митингка килүче бар халык истәлеккә сүрәткә төште, теләүчеләр тәмле солдат боткасы белән сыйланды.
Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен бәйрәм Мәдәниять йортында әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.
Киләчәк тормышыбыз имин, көннәребез якты, күкләребез аяз, кояшлы булсын!
Лилия Минһаҗева, Мөрәле авылы җирлеге Ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев