Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәле һәм Чүти авыл җирлекләре башлыкларына яңа эш автомобильләре тапшырдылар

Мөрәле һәм Чүти авыл җирлекләре башлыклары Ринат Зиннәтуллин һәм Гөлнур Әхмәтшина муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүче булды.

Яңа «Лада Нива Травел» автомобиле ачкычларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана Казанда, ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта узды. «Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйм, — диде Рөстәм Миңнеханов. — 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле».

ТР Рәисе җирле үзидарә органнарына һәрвакыт таянырга мөмкин булуын ассызыклады.

Җирлек башлыклары гел вакыйгалар үзәгендә, авыл тормышының үзәгендә кайный. Хәзер дә бер генә кешенең дә үтенече игътибарсыз калмаячак. Хакимият халыкка чын мәгънәсендә якынрак була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев