Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәле спортчылары Белоруссиядән кайтты

Мөрәленең тимераякта йөгерү осталары Айнур һәм Айназ Билалиевлар тренерлары Фрат Җиһаншин белән Белоруссиядә узган уку-күнекмә җыеннарыннан кайтты.

Минск шәһәренә алар Бело­руссиянең тимераякта йөгерүчеләр берлеге чакыруы буенча юлга кузгалды. Әлеге сәфәрне тормышка ашыруда хәйрия эшчәнлеге белән танылган якташыбыз — Яшел Үзәндә яшәүче Рәшит Ярхәмов спонсорлык ярдәме күрсәткән.

Җыен вакытында игезәкләр Айнур һәм Айназ ике атна дәвамында бозда күнегүләр ясаган. Шулай ук Белоруссия тимераякта йөгерүчеләр берлегенең ачык кубогының Халыкара ярышларында катнашкан. Анда 500, 1500 һәм 3000 метр дистанцияләрендә чыгыш ясаганнар. Татарстан җыелма командасы әгъзалары буларак, Мәскәү һәм Красноярск өлкәсе спортчылары белән беррәттән, Белоруссиядәге ярышларда алар Россия данын яклады. Билалиевларны берлекнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр.

«Минск — матур, чиста, иркен һәм уңайлы шәһәр. Халкы ачык, аралашучан. Ике көнебезне экскурсиягә багышладык — музейларда булдык, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштык. Безне бигрәк тә Бөек Ватан сугышына багышланган дүрт катлы музей сокландырды. Белоруссия Президенты Александр Лукашенко резиденциясендә дә булдык. Шәһәрнең заманча районында яшәдек», — диде Фрат Җиһаншин.

Уку елы башланыр алдыннан спортчылар өйләренә кайтып җитте. 1 сентябрь уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада белем кубогын тотып алдан баруны Федоровское мәктәбенең унберенче сыйныфына укырга килгән Айнур һәм Айназга ышанып тапшыралар. Балаларны җаваплы уку елы көтә — бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга туры киләчәк. Шуңа да карамастан, алар күнегүләрен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев