Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәледә гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар

«Күршең үзеңнән яхшы булсын», «Күрше хакы — Аллаһ хакы» дигән гыйбрәтле сүзләрне еш ишетәбез.

Авылдагы тормышны күршеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Кайвакыт ул туганыңнан да якынрак була. Чөнки атлап кына керәсе. Авылдан ерак чыгып китәсе булса, йортка, тирә-юньгә күз-колак булырга да күршегә әйтеп калдырабыз. Зур эшләр башкарганда, киңәш, ирләр кул көче хезмәте, ярдәм сорап иң беренче күршегә мөрәҗәгать итәбез. 

Авылыбыз олыгая, тирә-күршедә буш йортлар күп. Кайчандыр монда тормыш кайнап, гөрләп торган. Балалар туган, морҗадан бөркелеп ипи, кабартма, юка, бәлеш, коймак исе таралган. Ишегалдын тутырып терлек, кош-корт тоткан, капкасы көне буе ябылып тормаган, дип уйлап куям. Күршеләребез — әйбәт кешеләр, урам тутырып сыер-сарык, көтү кудык, кичен малларны каршы алдык, сөт тапшырдык, тау астыннан су ташыдык. Керләрне чайкарга Сәлах абый кизләвенә йөрдек. Җәй — авыл халкы өчен тыгыз эш вакыты. Күмәк хуҗалык яшәгән чорда күршеләребез Габделхак Каюмов, Ринат Хәсәнов терлекләребезне яшел үлән белән тәэмин итте. Капчыклап та, кул арбасы белән дә ташый идек. Бар кешегә дә җиткән. Фәһим Мөхетдинов колхоз фермасыннан Колаңгы сөт-май заводына сөт ташыды. Эштән кайтканда тирә-күршеләргә дә җитәрлек итеп, цистерна тутырып су алып кайта. Кемнең күпме су савыты бар, бөтенесе эшкә җигелә иде. Кеше китә, эшләгән яхшылыклары истә кала. Машина йөртүче бу абыйлар да бакыйлыкка күчте. Рәзинә Гыйбадуллина медицина хезмәткәре иде.

Беркайчан да караңгы чырай күрсәтмәде. Чакыру алуга, авыру янына килеп җитә иде, диләр аның турында. Вадыйк Гыйбадуллин, Фәүзия Каюмова, Сәгыйрә Хөсниева, Флюра Мөхетдинова, Мингалим Шәфигуллин, Саҗидә һәм Әбзәл Сәлаховлар, Маһинур һәм Низам Баһавиевлар, Флюра Хисамиева — барысы да гүр ияләре. Урыннары җәннәттә булсын, искә алуыбыз дога булып барсын. 

Бик озын тоелса да, кеше гомере бер мизгелдә үтә дә китә. Үзебездән бер йорт аркылы гына күршедә 87 яшьлек әби яши. Хәер, әби дип әйтеп тә булмый, Мөнирә апа дип эндәшәбез. Мөнирә апа Шәфигуллина 1937 елда Мөрәле авылында ишле гаиләдә беренче бала булып туа. Егерме яшендә шушы авыл егете Мингалим абый белән гаилә коралар. Ягъни, күрше урамнан безнең очка килен булып төшә. 

Кеше язмышында иң кирәкле, мөһим, аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гаилә — һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Дүрт кыз, бер егет үстерәләр. Балаларына ныклы тәрбия, белем бирәләр. Һәрберсе тормышта үз юлын тапкан. Гаилә корып, балалар үстерәләр. Инде оныкларын да сөяләр. Ялларда, бәйрәмнәрдә кызлар, кияүләр онык-оныкчыклар кайта. Җыеп, юып, бакча эшләрен, барлык зур хезмәтләрне бергәләп башкарып китәләр. Мөнирә апа бүгенге көндә улы Рамил белән гомер кичерә. Улы да оста, куллары бар эшкә дә ятып тора. 1991 елда шушы мәһабәт йортны да үз куллары белән җиткереп керде. Авылда аның кул хезмәте кермәгән өйләр сирәктер. Хуҗалыкта сарыклар, үгез, тавык-чебеш асрыйлар. 

Аллаһ ризалыгы өчен дип сәдака биреп чыгарырга булдым. Бу йортта төрле йомыш, гозер белән дә, авыруга чакырулы булып та, гомумән, бер генә кермәгән инде үзем. Күзем гел зур яшел сандыкка төшәр иде. 

Сандык — кыйммәтле әйберләр саклау өчен махсус хәзерләнгән җиһаз. Татар тормышында туй йоласы атрибуты буларак кулланыла. Йортта кыз бала туу белән, бирнә җыя башлаганнар. Килен, кияү йортына барганда, бирнә сандыгы алып барган. Хәлле йорттан килгән килен сандыгын мендәр, юрган, сугылган палас белән каплаган. Кияү йортында бирнә сандыгын ачу йоласы булган. Аны кайнана яисә кияүнең олы апасы ачарга тиеш. Әле тирә-күршедән олы апалар да җыелган. Бу киленнең башкалар алдында имтихан тотуы булган, аның уңганлыгын, тормыш итү җаен сынаганнар. Бала тугач, сандыкта аның кипкән кендеге, беренче чәче һәм тырнагы, бәби бүләкләре, бала әйберләре сакланган. Тора-бара сандык открыткалар, хатлар, фотоальбом, документлар белән баеган.

Олыгая төшкәч, ир белән хатын гомернең соңгы туе хәстәренә керешкән. Аерым төенчекләр, үлемтек әйберләре урын алган. Алдан хәзерләнгән үлемтек әйберләре гомер теләп торыр, дигән ышануга бәйле икән. Кайбер гаиләләрдә өч буын сандыгы да булган. Кайнана, аның кайнанасыныкы һәм килен сандыгы.

Сандык халкыбызның көнкүреше, гомер итү фәлсәфәсе, ныклы гаилә нигезе белән бәйле. 

Мөнирә апа белән сагынып кына сөйләргә калган вакыйгаларны, күңелдә уелып калган, йөрәк түрендә сакланган хатирәләрне яңарттык. 

— Әти-әни безне хезмәт белән тәрбияләде. Өйдә һәркемгә эш бүлеп бирелә иде, — диде ул. — Әни тегүче булды, аңа булышып үстем. Үзем дә тегәргә өйрәндем. Гомер иткәндә, гаиләм өчен ярап куйды. Ул вакытларда чигү чиктек, челтәр бәйләдек, палас суктык. Оекбаш, бияләй, кофта, свитер, жилетларны үзебез бәйли идек. Суккан паласлар, чигүле сөлгеләр, кашагалар әле дә бар. Бу бирнә сандыгым 68 ел хезмәт итә. Барлык кыйммәтләр шунда саклана. Хәзер үлемтек әйберләренә өстенлек бирәм. Мингалим тәртипле гаилә башлыгы булды. Арабыздан киткәненә дә күп вакыт узды инде. Биш вакыт намазын укыды, мәчеткә йөрде. Менә бу дисбе — аның истәлеге. 500 хөрмә (финик) төшеннән үзе ясаган иде. Хәзер мин кулланам. Биш вакыт намазымны калдырмыйм, Аллаһ кабул итсен. Өйдә вак-төяк эшләрне башкарам. Аш бүлмәсендә кайнашам. «Кайбыч таннары» гәҗитен яратып укыйм. Кайбер мәкаләләрне кабат-кабат карап чыгам. Гәҗит бик эчтәлекле. Кайбычтан автолавка килә. Азык-төлек белән тәэмин итәләр. Кибет көткәндә, якын күршеләрем Асия, Миннегөл, Кәмәрия белән күрешәбез. Хәлләр белешеп, яңалыклар белән уртаклашабыз. Авыл башыннан әйләнеп, саф һава сулап кайтам. Хәрәкәт тә кирәк бит. Авыл тормышын яраттым. Читкә китү уемда да булмады. Туганнарым читтә. Үз тормышлары белән яшиләр. Төп йортта энем гаиләсе белән әти-әнине хөрмәтләп гомер итте.

Алар да арабыздан китте инде. Калганнары белән аралашып яшибез. Бригадада төрле эшләрдә катнаштым. Ел саен балалар белән колхозда өчәр гектар чөгендер чүбе утадык, ындыр табагында эшләдем. Хәзер мул тормышта яшибез, Аллага шөкер. Бөтен уңайлыклар да бар. Авылыбыз бик матур безнең. Мин — бәхетле әни, кадер-хөрмәттә яшим. 

Безнең халыкта күршең керсә дә якты чырай, яңа гына пешергән хуш исле тәмле чәй белән каршы алу — гадәти күренеш. Казанда яшәүче олы кызы Флюра апа табынга чакырды. Чәйдән өстен булу яхшы түгел. Хәзерге заманда шөкер, азык-төлеккә кытлык юк. Балалары нинди генә тәм-том белән сыйламыйлар үзен. 

— Әни — өйнең яме, тормышта олы терәк. Әлегә кадәр ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, кадерле кешебез. Янына сөенеп, ашкынып кайтабыз. Якты йөз белән каршы ала, дога укып озатып кала, — дип, Флюра апа әнисен кочып, үбеп алды. 

Гомерләргә тагын бер ел өстәлде. Бу ел һәркем өчен уңышлы һәм бәрәкәтле булсын. Яңа уңышларга, матур вакыйгаларга, игелекле эшләргә бай булсын. Ил-көнебезгә тынычлык килсен. Күгебез аяз булсын. Ил сагында торучы ир-егетләребез исән-сау җиңү белән гаиләләренә кайтсын иде. Балаларыгызга кадерле әни, онык-оныкчыкларыгызга дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яшәгез, күрше апа. 

Әлеге язмамны үзем иҗат иткән шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. 

Олыгая авыл
Урамнары төзек авылымның, 
Таш юл, асфальт түшәлгән.
Газы яна, суы кергән өйгә,
Йортлар биек, заманча эшләнгән.
Сыер, сарык йөрми урамнарда,
Көтү юкка инде күптәннән.
Олыгая авыл, китә калага яшьләр,
Эш юк, колхоз таралды күптәннән. 
Кибет эшли, клубы бар,
Кемнәр йөрер, яшьләр булмагач?
Урам тулы бала-чага 
Чыр-чу килеп тормагач. 
Тау астыннан челтерәп акмас, 
Су юлларын күмделәр.
Җир җиләкле тау битләрен
Ташлы балчык белән өйделәр.
Каты кура, билчән басты
Авыл башын, аланнарны.
Бал кортлары гөжләп торган
Кыр чәчәкле болыннарны. 
Буш йортлар күп, күбесендә
Ялгыз гына канат кагалар.
Санап китсәң, бик азында гына 
Тулы тормыш алып баралар.

Мәдинә Салавиева, 
Мөрәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев