Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәледә яшәүче тыл хезмәтчәне 95 яшендә дә «Кайбыч таңнары»н укый

Мөрәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә Шаһивәлиева 95 яшендә дә район газетасын яратып укый. Ташламалы бәя булудан файдаланып, киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен дә «Кайбыч таңнары«на язылды ул. «Күзләрем бик үк әйбәт күреп бетермәсә дә, газетадан аерыласы килми», — ди авылның иң өлкән кешеләренең берсе.

Яшьлек еллары инде күптән артта калса да, Әминә Шаһивәлиева унсигез яшеннән Лаешның Атабай авылында, Тәтештә, Кошман һәм Мөрәледә урман кисүләрен, Горький шәһәрендә тимер юл төзегәннәрен бүгенгедәй хәтерли.

Аннан соңгы хезмәт юлы колхоз белән бәйле, авылда үтә. Сезнең турында мәкалә языйк әле дигәч, Әминә апа матур күлмәген, медальләрен таккан кофтасын киде, ак яулыгын бәйләде һәм күңелендәгесен җиткерергә ашыкты. 

— Тормыш иптәшем Хәбибулла миннән ике яшькә кече иде. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Иремнең вафатына 40 ел вакыт узды, — диде ул.— Фәрит исемле улым Чаллыда яшәде. Ике бүлмәле фатир алып, тормышларына сөенеп яшәгән чагында бәхетләре кителде. Төзелештә эшли иде ул, шунда имгәнеп, әллә ничә операция кичерде. Төзәлеп китә алмады, тугыз ел авырып, 44 яшендә мәңгелеккә китте. Шушы зур югалтуга да 22 ел үткән икән иде. Улымнан соң киленем дә озак яшәмәде, ике балалары яшьли ятим калды. Язмышыңа язылганны күрмичә, гүргә керә алмыйсың, дип, бик дөрес әйткәннәр. Бүгенге көндә Филдар исемле улым белән яшим мин. Тумыштан авыру ул. Шулай да күп эшкә кулы ята. Авылыбызда почтальон юк бит, газетаны да ул алып кайтып бирә. Гомер буе газета-журнал укыдым.

Элек аларны күпләп яздыра идек. Эш күп булса да укырга вакыт таптык. Күзләрем начар күргәнгә, хәзер "Кайбыч таңнары"н гына алдырам. Аны да ял итә-итә укыйм.

Әминә апаның гөлләренә дә сокланып кайттык. Әллә ничә төрле алар, барысы да шау чәчәктә утыра. Олы яшьтә булуына карамастан, аның матурлык яратуын да, район газетасыннан аерылмавын да һәркемгә үрнәк итеп куярлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев