Мөрәледә мәдәният йортында әниләр өчен чара үтте
Авылыбызда мәдәният йорты һәм китапханә ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык.
Анда төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсенә юл тоттым.
Мин килгәндә, мәдәният йорты фойесында унбишләп өлкән яшьтәге ир-ат бильярд уйный иде.
— Һәр көнне, өйдәге эшләрне тәмамлагач, кич клубка җыелабыз. Безнең аралашу урыны да бу, бильярд, шахмат, шашка уйныйбыз, төрле мәдәни чараларда, ярышларда катнашабыз, — диде алар.
Залда һәр яктан булган, эшлекле, талантлы, игелекле хатын-кызлар, әниләр җыелган. Алар — махсус хәрби операция башлануга, сугышчыларга ярдәм оештырып йөргән волонтерлар, кичләрен җыелып җылы оекбашлар бәйләп, маскировка челтәрләре, дронга каршы сеткалар үрүчеләр, окоп шәмнәре ясаучылар, ир туганнарын хәрби операциягә озатучылар, хәрби бурычларын үтәгәндә яу кырында һәлак булган Ниязның әнисе Рушания Халитова да бар.
Бу тырыш хатын-кызлар ярдәме белән госпитальләргә, хәрбиләргә чәкчәк, юача, өй токмачы хәзерләп җибәрелде. Илдәге вакыйгалар патриотизм хисләрен уятты. Әлеге аналар, апалар — үз авылында дөнья тоткасы. Тырыш, олы йөрәкле хатын-кызлар, әниләр белән ничек горурланмыйсың!
— Халык ана хакын Аллаһ хакын хаклауга тиңли. Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул әни, бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы.
Ана булу — изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Китапханәче Миләүшә Әхмәтова кичәне әнә шундый җылы сүзләр белән башлап җибәрде. Әлеге бәйрәм татар халкының җырлы-биюле уеннарына нигезләнеп үткәрелде. «Гөлбану», «Наза», «Йөзек салыш», «Кулъяулык», «Җеп урау», «Кем артык?», «Җебегән», «Тукмак», «Кем өлгер?» уеннарында катнашкан гүзәл затлар — төрле өлкәләрдә үзләрен тапкан, эшләгән урыннарында уңышларга ирешкән ханымнар. Патриотик тәрбия актуальләшкән чорда, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» исемле спектаклен Мөрәле, Кошман, Олы Кайбыч, Апас районының Карамасар авылларында куйдылар. Халык аны яратып карады. Хәрәкәт бар икән, димәк үсеш бар. Бәяләп бетергесез ихтыяр көче, өлгерлек, чаялык, үз тормышларын тәртиптә тотулары да башкаларга үрнәк булып хезмәт итә. Авыр вакытларда халык һәрчак берләшә. Безне туган илне ярату, тугрылык, гражданлык бурычы хисе дәртләндерә.
Китапханәгә экскурсия дә ясадык. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан «Хәтер» почмагы урын алган. Һәр кеше яңалыкка игътибар итә шул. Үзеңнен кирәклегеңне белү янып эшләргә көч бирәдер. Кызлар, барысына да вакыт табып, бик зур изге эшләрдә катнашасыз. Аллаһының рәхмәте булсын үзегезгә, дим.
«Бездән киткән ярдәм хәрбиләребезгә файда китерсен. Дөньяда тынычлык урнашсын, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Илебезнең якты киләчәге өчен хәлебездән килгәнчә ярдәм итәчәкбез», — диләр алар бертавыштан.
Илдә барган вакыйгалар, зур сынаулар хатын-кыз җилкәсенә дә төште. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил тынычлыгын саклаучы сугышчыларны кайгырту — уртак эшебез. Шунысы куанычлы, ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп.
Бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттек. Рания Хәмидуллина, Әлфия Сибгатова, Рушания Халитова, Венера Фруэнтова мантый, торт, гөбәдия, пирожныйлар пешергән, Сәрия Фәттахова белән Сәвия Әхмәтҗанова салат алып килгән. Очрашуны оештыручыларга, уеннарда катнашучы әниләргә иминлек, күңел тынычлыгы теләп, өйләребезгә таралаштык.
Мәдинә Салавиева,
Мөрәле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев