Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәле төбәгендәге хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Фоторепортаж

Районыбыз җәмгыятьләрендә хезмәт сөючән халкыбыз җиң сызганып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Узган атнаның җомгасында "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы ("Заволжье") хезмәтчәннәренең Олы Кайбычтагы "Олимп" спорт комплексында үткәрелгән алдынгылар слеты шуны раслады.

Җәмгыять белән моңа кадәр җитәкчелек иткән Рамил Каюмов узган елда җәмгыятьнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә тулы анализ ясады:

Соңгы елларда районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республика буенча югары күрсәткечләргә ирешә. Районның уңышларында безнең җәмгыятьнең дә өлеше саллы. Үсемлекчелек тармагында, биш ел рәттән корылык килүгә карамастан, югары технологияләр кулланып, чагыштырмача югары уңыш алуга ирештек. Җиде меңгә якын гектар мәйданнан 17420 тонна уңыш алдык. Һәр гектар уртача 25,2шәр центнер уңыш белщн шатландырды. 890 гектар мәйданда игелгән шикәр чөгендереннән 22683 тонна татлы тамыр алуга ирештек. Маллар өчен кышлату чорына җитәрлек терлек азыгы хәзерли алдык.

Терлекчелек тармагы да уңышлы эшләде. 2013 ел белән чагыштырганда, узган елда 192 тоннага артыграк сөт, 124 тоннага артыграк ит җитештерелде. Терлекчелек биналарын ремонтлауга, кардалар, җәйге лагерь төзүгә зур игътибар бирелде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, хезмәтләрен югары бәяләп, хезмәт алдынгыларына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатлары тапшырды. "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры киңәшчесе Рафаэль Әбүзәров, генераль директор урынбасары Зөлфия Ваһапова җәмгыять уңганнарын котлап, иң изге теләкләрен җиткерде һәм холдингның медальләрен, күкрәк билгеләрен, Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Тантанада шулай ук, җәмгыятьтә төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасы мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында, Казан шәһәреннән килгән артистлар чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле төбәгендәге хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Фоторепортаж