Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Надеждинода Җиңү көнендә Денис Бакунинга мемориаль такта ачылды

Бу көнне иртәдән үк авыл халкы, истәлекле вакыйгада катнашу өчен, Надеждино мәктәбе ишегалдына җыелды.

 Шушы мәктәпне тәмамлаган, махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Денис Бакунин хөрмәтенә мемориаль такта ачуга багышланган митингны авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева һәм мәктәп җитәкчесе Ольга Дорофеева башлап җибәрде. Алар югалтуларның бик авыр булуы турында сөйләде. Кичкеево авылында үскән, армиядә хезмәт иткән, Яшел Үзәндә яшәп, заводта эшләгән, аннары контракт буенча хезмәт иткән Денис турында сөйләде. Денис Александрович Херсон өлкәсенең Новотроицкое поселогы янында һәлак була.

– Мемориаль такта ачылуның Җиңү көненә туры килүе очраклы гына түгел. Якташларыбызны геройлаштыру үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Без барыбыз да батыр егетләребезне белергә һәм хәтерләргә тиеш. Әлеге мемориаль такта укучыларга бу мәктәптә Россиянең лаеклы гражданы һәм исеме зур хәрефләр белән язылырлык кеше укыганлыгы турында искәртеп торачак, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.

"Денисның балачагы күз алдыбызда үтте, ул беренче сыйныфка укырга килде, шушы мәктәпне тәмамлады. Шат күңелле, шаян иде. Дуслары арасында лидер, актив, кыю, үзсүзле булды, спорт белән мавыкты. Геройлар үлми, син мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачаксың", – диде педагог-ветеран Валентина Утопова.

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль тактаны ачу хокукы Денис Бакунинның әти-әнисе Светлана Николаевна белән Александр Николаевичка һәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка бирелде. Ульянково мәктәбе укучылары батырлык турында шигырьләр сөйләде. Юлия Карсакова, күңелләргә үтеп керерлек итеп, «Встанем!» җырын башкарды.

Шул ук көнне мәктәп тер–риториясендә Денис Бакунин истәлегенә аның бертуган сеңлесе Людмила һәм җирлек башлыгы Екатерина Савельева зәңгәр чыршы утыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев