Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Нәни кыз Варя өчен!

Колаңгы мәктәбенең яшь армиячеләр отряды Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдинов исемен горур йөртә.

Газета укучыларыбыз игътибарына Иван Кургузовның «Солдат батырлыгы» китабыннан өзек тәкъдим итәбез.

Тимерша Нәҗметдинов тылда ныклы әзерлек уза — хәрби эшелонда артиллерия наводчигы була. Аны фронтка озатырга вокзалга туганнары һәм дуслары килде, тынлы оркестр маршлары яңгырады. Әлеге мизгелләр күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да иде. Поезд кузгалыр алдыннан, әтисе, Тимершаны кочып, күкрәгенә кысты.

— Улым, бу хушлашу бигрәк авыр, чөнки син сугышка китәсең, — диде ул. — Ләкин монда, бу вокзалда, сине җиңү белән каршы алырмын дип ышанам! Ватаныбызны һәм үзеңне сакла!

Шулай итеп, 437 нче танкка каршы артиллерия полкына 76 миллиметрлы орудие наводчигы, рядовой Тимерша Нәҗметдинов килеп кушылды. Мәскәү янындагы җиңелүдән соң, гитлерчылар ашыгыч рәвештә Вяземск плацдармын ныгыта башлады. Ел буе ныгытмалар төзеп, алар ничек тә бирешмәскә, көч туплап, кабат Мәскәүгә һөҗүм итәргә омтылды.

1943 елның гыйнвары. Ленинград блокадасы өзелә, фрицларга Сталинград астында «капут ясыйлар», Көнбатыш һәм Калинин фронтларында алар белән көрәшер чак килеп җитә.

Тимерша хезмәт иткән бүлек Ржев астында була. Караңгы төшү белән, алар ут ачу урынына юнәлде.

Башта корал өчен «йорт» кирәк була. Туңган җирне казу җиңелләрдән булмый. Ләкин унсигез яшьлек солдатлар авырлыклардан курка торганнардан түгел. Көрәкләр артыннан очкыннар гына ялтырап кала. Корал окобы һәм казылмаларны ике адым ераклыктан ук сизелмәслек итеп әзерләп бетерәләр.

Наводчик Нәҗметдинов иң элек атышу урынын өйрәнә. Фашистның оборона сызыгы өстеннән төтен чыга, анда-санда гитлерчыларның үтеп йөргәне күренә. Оборона участокларының берсеннән артиллерия залплары тавышы ишетелде. Исәп командиры «Сугышка!» дигән боерык бирде. Тимерша, сулыш та алмыйча, коралын төбәде һәм атып җибәрде.

Командир аны җилкәсеннән тотып шулкадәр селкетте ки, хәтта баш киеме төшеп китте.
— Булдырдың! Беренче атудан ук бәрдең!
Батарея комсоргы Леша Иванов та йөгереп килде.
— Котлыйм, Тимерша! Син батареядә беренче булып ут ачтың! Тагын манчы шуларны!
Бөтен дөнья гөрелтегә күмелгән сыман булды, артиллерия һөҗүменә әзерлек башланды. Гитлерчылар позициясен кара төтен каплады.
— Алга! — дигән команда яңгырады.

Артиллериячеләр пехота белән бергә тирән кар буйлап дошман оборонасы сызыгына таба ыргылды.

Тимершага пехота белән ут астында дошманга каршы тагын күп тапкырлар барырга туры килде, ләкин шушы беренче сугыш аның хәтеренә мәңгегә уелып калды. Чөнки ул чын солдат званиесенә беренче тапкыр имтихан тапшырды.

Һөҗүм итүче совет гаскәрләре бертуктаусыз көнбатышка таба барды. Тимерша көннәр исәбен дә, үзләре тарафыннан азат ителгән торак пунктларның исемнәрен дә белмәде. Шәһәрләрне генә булса да истә калдырырга иде бит!

3 мартта — Ржевны, ике көннән Гжатскны азат иттеләр. Соңрак бу шәһәргә планетаның беренче космонавты исеме бирелә.

... Тимерша бик күп сугышчан дустын югалтты. Кыен. Авыр. Ләкин берни дә эшләр хәл юк. Сугыш үлемсез генә булмый. Ләкин гитлерчыларның азат ителгән авыл һәм шәһәрләрдә кылган вәхшилеген берни белән дә аклап булмый. Аларны берничек тә кичерерлек түгел. Бары тик үч алырга гына мөмкин.

Артиллериячеләр бер авылда тоткарланды. Дөресрәге, авыл инде юк, немецлар аны тулысынча яндырган. Йорт урыннары һәм пыскып янучы күмерләр генә калган. Базлардан, җимерекләр арасыннан авылның исән калган халкы — өлкәннәр һәм балалар шуышып чыга башлады. Олы яшьтәге бер апа елап аңа сарылган чагында, Тимерша пушка янында басып тора иде.

— Улларым, газизләрем минем, — дип пышылдады ул. — Килдегез. Килдегез... Безне шул ерткычларга калдырмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Фашистлар тарафыннан яндырылган икенче бер авылда аларны балалар каршы алды. Яланөс, яланаяк карда басып торучы сабыйларның куллары солдатларга сузылды.

Тимерша бер кызны күтәреп алды, тунын чишеп, калтыранган баланы кочагына сыендырды.
— Синең әниең кайда?
— Немецлар өйдә яндырды.
— Ә әтиең кайда соң?
— Ул фронтта фашистларны тар-мар итә.
— Исемең ничек?
— Варя...

Балаларга үзләрендә булган кием, икмәк, шикәрне калдырып, артиллериячеләр алга таба юл алды. Ләкин Тимершаның йөрәгендә мәңгелеккә дошманнарга карата нәфрәт уелып калды. Карда яланаяк Варя басып тора, фашистларның сабыйның әнисен яндырулары күз алдыннан китмәде...

Дошманга снаряд арты снаряд җибәргәндә, Тимерша, тешләрен кысып: «Бу сезгә Варя өчен!» дип пышылдады.

Тора-бара Тимерша Нәҗ­мет­динов орудие командиры булды. Андижан нефтьчесенең күзе үткер, йөрәге батыр, куллары нык булып чыкты.

Ял иткәндә, аларга даими рәвештә почта килеп тора. Өчпочмаклы хатлар солдатларга көч өсти. Кайвакыт яралар сыкрый, салкын, дымлы һава, дошман башны да күтәрергә ирек бирми. Ләкин туганнардан килгән хатларны алгач, яралар сызланудан туктый, күңелгә җиңеллек, көч өстәлә.

Шулай берсендә Тимершага хат килде. Аны укыгач, шатлыгы йөзенә чыкты. Моңа иптәшләре дә игътибар итте.

— Тимерша, кычкырып укы әле, нәрсә язганнар соң анда?

Тимерша аларны тыңламыйча булдыра алмады. Батарея командиры тыңлап торды да, бу хатны барысына да укытырга кирәклеген әйтте.

Хат әтисеннән килгән иде: «Улым, мин сиңа һәм иптәшләреңә мөрәҗәгать итәм, җиребезне фашистларга бирмәгез, аларны җиңгәнче көрәшегез. Без сезгә тылдан хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез: икмәген дә, нефть тә, корал да җибәрербез. Дошманны тар-мар итәрсез дип ышанабыз».

Алга таба әтисе аны хезмәт фронтындагы көрәше өчен бүләкләнүе турында хәбәр итә. Һәм болай дип тә өсти: «Син фашистларны юк итәсең, мин нефть бирәм. Әйдә, кем күбрәк?!»

Тимерша Нәҗметдиновның әтисенә бөтен батарея белән җавап җибәрергә кирәк, дигән фикергә киләләр һәм күмәкләшеп хат язалар.
«Якшәмбе, 20/2-1944 ел. −16.00.
Тылдагыларга, Үзбәкстанга фронттан сәлам! Тирән тылга.

Сәлам сезгә, безнең сугышчы Нәҗметдинов Тимур Гарәфетдин улының хөрмәтле әти-әнисе! Без, Кызыл армиячеләр, сержантлар һәм офицерлар, сезнең патриотик рухтагы җылы хатыгызны алдык. Парторгыбыз аны бөтен шәхси составка кычкырып укыды. Без сезнең исән-сау булуыгызга шатландык. Хәзерге вакытта бу иң мөһиме. Без сезгә дошманны тар-мар итүдә зур уңышлар теләвегез өчен рәхмәтлебез. Без, Кызыл армиячеләр, сержантлар, улыгыз Тимерша белән бергә сезне оятка калдырмабыз дип ышанабыз. Дошманга җиребездән көләргә ирек бирмәячәкбез. Без аларны, кабәхәтләрне, күп кырдык һәм соңгысына кадәр юк итәчәкбез. Совет җирләрен фашист илбасарларыннан чистартачакбыз, алар кармагына эләккән йөзләгән гражданнарны коллыктан азат итәчәкбез.

Сезнең белән күрешү сәгате көннән-көн якыная бара. Сезгә уңышлар, озын, бәхетле тормыш телибез. Кайнар сәламнәр юллап калабыз. Шулай ук сезнең хатыгызны улыгыз Тимершаның фотосы белән бергә бастырып чыгарырга тырышачакбыз».

... Шулай итеп, армия газетасында батыр сугышчы — артиллерист, ике Дан ордены кавалеры турында мәкалә басылып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев