Кайбычта үлем очракларын киметү, эчкечелеккә каршы көрәш алып баруга багышланган киңәшмә үтте
Олы Кайбыч мәдәният йортында районда үлем очракларын киметү, эчкечелеккә каршы көрәш алып баруга багышланган киңәшмә үтте.
Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, җитәкчелек, медицина хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Казаннан да табиблар килде.
Кайбычта үлем очраклары арта, балалар аз туа. Килеп туган демографик хәлне уңай якка ничек үзгәртергә?
Киңәшмәдә сүз шул хакта барды, агымдагы елның 6 аенда теркәлгән үлем очпакларына анализ ясадылар. Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина үлемгә китергән сәбәпләрне атап үтте. Алар арасында төп өлешне нерв системасы авыруларыннан вафат булучылар алып тора. Гомерләре кан әйләнеше системасы авыруларыннан өзелүчеләр саны — икенче күрсәткеч. Өченче күрсәткеч яман шеш авыруына бәйле. Эшкә сәләтле кешеләрнең үлеменә күп очракта тышкы факторларлар сәбәпче.
Эчкечелекнең дә ахыры аяныч тәмамлана. «Агымдагы елның алты аенда эшкә яраклы яшьтә вафат булган 30 кешенең унөче озак вакыт дәвамында алкоголь кулланган», — диде Гөлнара Сафиуллина. Ул спиртлы эчемлекләрне даими кулланучылар белән максатчан алып барылган эш турында да сөйләде.
Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Сергей Басанов чыгышыннан күренгәнчә, Кайбыч районында алкоголизм белән чирләү күрсәткече 4,5 тапкырга арткан. Агымдагы елның алты аенда составында спирт булган сыеклык белән агулануның дүрт очрагы теркәлгән. 2022-2023 елларда мондый хәл күзәтелмәгән. «Эчкечелек — бөтен кешелек проблемасы. Медицина хезмәткәрләре үзләре генә аны хәл итә алмый. Моның өчен ведомствоара хезмәттәшлек кирәк. Полиция вәкилләре, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, социаль хезмәтләр, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең бергә кул тотынышып эшләве мөһим», — диде Сергей Владимирович.
Очрашуда республика наркология диспансеры баш табибы Ренат Үткелбаев, республика клиник психиатрия больницасының баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов һәм Казанның 7 нче больницасы баш табибы Артур Делян да чыгыш ясады.
Альберт Илгизәрович районда эчкечелекнең чәчәк атуына борчылуын белдерде. Ул авыл җирлекләре башлыкларына, ФАП фельдшерларына, врачларга спиртлы эчемлекләрне даими кулланучылар белән максатчан эш алып бару бурычын куйды. Килеп туган хәлне уңай якка үзгәртү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында бергәләп фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев