Ни өчен автоном төтен hәм янгын чыгу хәбәрчесе куярга кирәк?
Янгын — һәркем очраша алырлык иң куркыныч һәм көтелмәгән бәла-казаларның берсе.
Ул зур матди зыян китерү белән беррәттән, кешеләрнең тормышын да куркыныч астына куя ала. Шуңа күрә, өй һәм якыннарыңнын исәнлеген саклау чараларын алдан карау бик мөһим. Мондый саклык чараларының берсе — автоном, төтен hәм янгын чыгу хәбәрчесе урнаштыру.
Ни өчен бу бик әһәмиятле?
— Алдан хәбәр итү: Төтен сигнализаторлары ут кабынганчы төтен барлыкка килүен алдан танып ала, бу вакытта сез тиешле чаралар күрү мөмкинлегенә ирешәсез.
— Тормышны саклау: Тиз хәбәр итеп кешеләрне куркыныч зонадан чыгарып, янгын сүндерүчеләрне көтү мөмкинлеген арттыра. Бу бигрәк тә йоклаган яисә бер үзегез булган чакта аеруча мөһим.
— Миллекне саклау: Төтеннең тиз ачыклануы янгыннан зыянны киметә, шул ук вакытта яңадан төзекләндеру чыгымнарын азайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев