Ни өчен борыч чәчәкләре ачылмый?
Борыч — үз вакыты җитмичә чәчәк атмый торган үсемлек.
Кайчакта ул бер-ике ай буе бөреләнгән килеш утырырга мөмкин. Моның сәбәбе — дөрес булмаган тәрбиядә яки һава торышында. Сабакларыгыз сыгылып торсын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:
Борыч җылылыкны ярата, ләкин эссене күтәрми. Һава температурасы 30 градустан артса, үсеш туктап кала һәм чәчәк серкәләре кибә. Әгәр 20 градустан түбән төшсә, борыч үз бөреләрен коя башлый.
Дым артып китсә, серкәләр үзара ябыша һәм серкәләнү процессы үтми. Борыч өчен иң кулай дымлылык дәрәҗәсе — 60—70%.Сугару тәртибе: Суны атнага бер тапкыр гына сибәргә кирәк. Иң мөһиме: су һәрвакыт җылы булырга тиеш!
Борычның иң беренче чәчәк бөресен өзеп ташлагыз. Ул үсемлекнең бөтен көчен үзенә ала. Әгәр аны калдырсагыз, ул арада иң зур борыч булыр, ләкин калганнары вак калыр. Беренче чәчәкне бары тик орлыкка калдырырга теләгәндә генә өзмиләр. Аны алып ташласагыз, бөтен борычларыгыз да бер чама булып үсәр, ә уңышыгыз күпкә баерак булыр.
Чыганак: https://vk.com/club234408199
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев