Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Нигә кыяр чәчәк атмый?

Теплицада кыяр дөрес булмаган шартлар, тәрбиядә хаталар, сорт үзенчәлекләре яки авырулар аркасында чәчәк атмаска мөмкин.

Кыярларның чәчәк атуы өчен оптималь температура — көндез 20-25°C һәм төнлә 18°C тан да түбән булмаска тиеш.

Яктылык җитмәсә, үсемлекләр сузыла башларга һәм чәчәк атмыйча гына вегетатив масса формалаштырырга мөмкин. Болытлы көннәрдә өстәмә ясалма яктырту кулланырга киңәш ителә.

Артык куе утырту күләгәгә һәм чәчәк атуның кимүенә китерә. Бер квадрат метрга 3-4 кыяр утыртырга кирәк.

Су сибү даими, ләкин уртача булырга тиеш. Артык су сибү тамырларның черүенә һәм чәчәк атуның тоткарлануына китерергә мөмкин. Оптималь ешлык — 20-25°C температурада атнага 2-3 тапкыр.

Нитратлы ашламалар артык кертелсә чәчәк атуга зыян китереп, яшел массаның көчле үсешен китереп чыгара. 

Куакларның дөрес формалашмавы да чәчәк атуны тоткарларга мөмкин.

Һәм инде вируслы чир эләксә чәчәк атмаска мөмкин.

Чыганак: https://vk.com/club234408199

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев