Нигә кыяр яфраклары өскә таба бөгәрләнә? Төп сәбәпләр һәм чишү юллары
Кыяр үстергәндә бакчачылар еш кына яфракларның өскә таба шомартылып яки көймә сыман бөгәрләнүенә тап була.
Бу мәкаләдә без кыяр яфраклары бөгелүенең төп сәбәпләрен һәм бу проблеманы ничек хәл итүне карарбыз.
1. Су балансының бозылуы
Суны дөрес сипмәү — иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе.
Җитәрлек су сипмәү: Дым җитмәгәндә, үсемлек парга әйләнүне киметү өчен яфракларын төрә.
Артык су сибү: Тамырларда су торгынлыгы башланса, алар сулыш ала алмый һәм череп, яфракларга туклыклы матдәләр бирми башлый.
2. Дөрес булмаган микроклимат
Кыярлар һава шартларына бик сизгер.
Корылык һәм эсселек: Теплицада яки ачык грунтында һава температурасы үтә югары, ә дымлылык түбән булса, яфраклар югарыга таба бөгәрләнә.
Кечкенә киңәш: Эссе көннәрдә теплицаны җилләтергә һәм юлларына су сибеп, дымлылыкны арттырырга кирәк.
3. Туклыклы матдәләр кытлыгы (Ачлыг)
Яфракларның формасы үзгәрү туфракта мөһим элементлар җитмәүне белдерә:
Калий җитмәү: Яфрак читләре саргая һәм өскә таба бөрелә.
Кальций кытлыгы: Яфрак азагы катып, өскә карап бөтенләй кысыла.
Магний җитмәү: Яфрак тамырлары арасы саргая, ә читләре өскә күтәрелә.
4. Корткычлар һәм куркыныч авырулар
Төрле корткычлар үсемлекнең согын суыра, бу исә яфракның деформациясенә китерә.
Пәрәвез талпаны һәм бетләр (тля): Бу корткычлар яфракның аскы өлешенә урнаша. Аларны үрчетмәс өчен махсус инсектицидлар яки халык чаралары кулланыла.
Вируслы инфекцияләр: Төрле вируслар (мәсәлән, мозаика вирусы) яфракны бөгәрләп кенә калмый, үсемлекнең үсешен дә туктата.
5. Күчереп утыртудан соң стресс
Яшь үсентеләрне (рассаданы) түтәлгә күчереп утыртканда тамырлар җәрәхәтләнергә мөмкин. Тамыр системасы яңа урынга җайлашып, тулысынча эшли башлаганчы, яфраклар бераз өскә таба бөгәрләнеп торырга мөмкин. Бу очракта үсемлеккә адаптация үтәргә вакыт кирәк.
Проблеманы чишү юллары
Әгәр кыяр яфракларының өскә таба бөгәрләнүен күрсәгез, түбәндәге адымнарны ясарга кирәк:
1. Су сибү режимын көйләгез
Җылы су кулланыгыз: Кыярга беркайчан да коедан яки торбадан килгән салкын су сипмәгез. Су кояшта җылынган булырга тиеш.
Кагыйдә: Туфракның өске катламы 2–3 см тирәнлектә кипкәч кенә су сибегез. Суны тамыр төбенә, кояш баегач яки иртән иртүк сибү мөһим.
Мульчалау: Дым тиз парга әйләнмәсен өчен, түтәл өслегенә кипкән үлән яки салам җәегез.
2. Идеаль микроклимат тудырыгыз
Теплицаны җилләтегез: Температура 30°C дан артса, ишек-тәрәзәләрне ачыгыз.
Һаваның дымлылыгын арттырыгыз: Эссе көннәрдә теплица эчендәге сукмакларга су сибегез яки сулы чиләкләр куегыз (ләкин яфракларга турыдан-туры су сипмәгез).
Күләгә ясагыз: Ачык грунтында кыярларны кайнар кояштан саклау өчен махсус күләгәләүче ятьмә (затеняющая сетка) кулланыгыз.
3. Дөрес тукландырыгыз (Ашлама кертү)
Туклыклы матдәләр җитмәгәндә тиз арада ярдәм кирәк:
Калий җитмәгәндә: 1 аш кашыгы калий сульфатын 10 литр суда эретеп, тамыр төбенә сибегез. Халык чараларыннан агач көле (зола) төнәтмәсе бик яхшы булыша (1 стакан көлне 10 л суга).
Кальций җитмәгәндә: Кальций селитрасы (10 литр суга 20 г) белән яфракларны сиптерергә була.
4. Корткычлардан һәм авырулардан саклагыз
Халык чаралары (башлангыч этапта): Пәрәвез талпаны һәм бетләргә каршы кер сабыны яки суган кабыгы төнәтмәсе белән яфракларны эшкәртегез.
5. Стресска каршы ярдәм (Күчереп утыртканда)
Үсентеләр яңа урынга тизрәк җайлашсын өчен, аларны стресска каршы махсус биостимуляторлар белән эшкәртеге). Бу тамырларның үсешен тизләтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев