Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Өйдә үстерү өчен иң яхшы гөлләр һәм аларның файдалы үзлекләре

Бүлмә гөлләрене өйдәге атмосфераны яхшыртырга, бүлмәдәге тузанны киметергә, коры һаваны дымландырырга сәләтле.

Яран гөле
Яран гөле уникаль үзлекләргә ия:

Аның исе баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә. Йокыны җайга сала, ярсучанлыкны һәм нерв киеренкелегеннән котылырга булыша.

Бөтнек
Өйдә бөтнек үстерү матди хәлне яхшырта һәм уңыш китерә дип саныйлар. Бу үсемлек шомлануны бетерә, ял итәргә ярдәм итә һәм йокыны җайга сала. Бөтнекнең җиңелчә исе кан басымын җайга сала, баш авыртуын һәм күңел болгануны бетерә.

Толстянка
Бу гөл фитонцидлар һәм флавоноидлар бүлеп чыгара, авырулар китереп чыгара торган микроорганизмнарны киметә.

Толстянканы «акча гөле» дип тә атыйлар. Әмма бу сыйфатка сәламәт һәм дөрес тәрбияләнгән гөл генә ия була. Толстянканы йокы бүлмәсенә куярга киңәш ителә: ул йокысызлыктан котылырга һәм иртән ял итеп уянырга ярдәм итә.

Фикус
Бу үсемлек йортка байлык һәм уңыш китерә. Борчылуны бетерә, һаваны чистарта, аны кислород белән баета. Йокы сыйфатына уңай тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев