Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авылы: «Һәр тарафы җанга ягын»

1991 елның 19 апреле район халкы хәтерендә мәңгегә якты һәм шатлыклы көн булып сакланып калды.

Элек район үзәге булган Апаска бару өчен 60 чакрым юл үтәргә кирәк иде. Анда барып, эшләрне хәл итеп кайту җиңел булмады.

Район яңадан үзебезгә кайтып, Олы Кайбыч авылы аның үзәге булгач, тормыш җиңеләеп киткән кебек булды: күп мәсьәләләр, мәшәкатьле юллар үтмичә генә, тизрәк хәл ителә башлады. Бу еллар эчендә безнең авыл да танымаслык булып матур үзгәрешләр кичерде. Яңа мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты төзелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә һәйкәл куелды.

Без, өлкән буын кешеләре өчен, фельдшер-акушерлык пункты ачылу аеруча зур шатлык булды. Юллар да яхшырды: элек резин итексез йөреп булмый иде, ә хәзер барлык урамнар да каты өслекле. Үзәк урам белән Краснов урамы капиталь ремонтланды. Чишмәләр, күперләр, сулыклар тәртипкә китерелде — авылыбыз ямьләнде, матурланды. Өйләргә газ, су кергән, интернет бар — яшәү өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган.

Авылыбыздагы барлык учреждениеләр — авыл советы, клуб, китапханә, почта — бер бинада урнашкан. Барысы да якын, бик уңайлы. Утыз биш ел эчендә авылларыбыз шактый үзгәрде. Ә иң зур байлык — ул халкыбыз. Авылыбыз гомер буе туган җиребезгә хезмәт итүчеләр — игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр белән данлана.

Ветераннарны юбилейлары белән котлыйлар, 50–60 ел бергә гомер иткән гаиләләрне хөрмәтлиләр. Аларга игътибар һәм кайгырту булу күңелгә җылылык өсти.

Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев