Яздан аерып булмый Тукайны
Мәңгелек шигърият.
Чын вә ялган
Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр;
Анда йөзгәннәр имеш тик Чын белән Ялган, диләр.
Бу ике дошманга Тәңредән бирелгән бер көймә,
Бәс, утырганнар көймәгә берсе каршы берсенә.
Күп тә йөрми, Чын белән Ялган чыгарганнар сугыш, –
Булмаса дустлык, җитә бит сугышырга бер юк эш.
Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан ди дә,
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!
*Бәс — димәк.
Бабай
Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.
Яңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.
Җитеп килә инде аның җитмеш яше,
Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче.
Бабай, мискин, бу дөньяда күпне күргән,
Үлеп беткән инде аның күп яшьтәше.
Шаян песи
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү курчагына.
"Күлмәгем кайчан бетәр?" — дип, курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.
Ә песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
"Тукта селкенмәсме?" — ди ул; бер дә җаны түзмидер.
Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.
Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!
Үтенеч
Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем;
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә — утсыз инде күкрәгем!
Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары;
Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.
Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп;
Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!..
Ул – түгел күңлем эшеннән, тик ялан кулның эше,
Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.
Бәрәңге вә гыйлем
И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан*;
Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан.
И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;
Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип "җәдид!"
Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәһриләр
Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар.
И бәрәңге, күп әзаларга синең сабрың беләм,
Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.
Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,
Син аталдың ул заман: "кяфер вә шәйтан алмасы!"
И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;
Син, җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын.
Син кикертсәң, ул хәзер: "Әлхәмделилла!"– дип куя;
"Күп шөкер, – ди, – бу җимешне бирде Мәүла!" — дип куя.
Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!
* Дәһри — динсез.
*Зәһре (зәһәре) — агуы.
*Әза — җәбер.
*Мәкян — урын.
*Мәүла — Алла.
И каләм!
И каләм! Китсен газап, ит син безне шат;
Без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк.
Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр;
Милләткә мәрхәмәт ит, — зинһар, хурлыкка калдырма.
Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр,
Ник төшердең безне — җиде кат җир астына кадәр?
Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?
Гомернең һәрбер сулышы хурлык белән чикләнгәнме?
Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит;
Аңлат наданлыкның начарлыгын, аңлат агу икәнен.
Яз караны "кара" дип һәм акны ак,
Җөпне "җөп" дип һәм шулай ук такны так.
Һәр кеше күңелен [генә] күрмә, милләт авыруына бак!
Бәддога — явыз догага һичвакыт салма колак.
И каләм, бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер;
Якты киләчәгебез дүрт күз белән рәхмәтеңнән көтелә.
Үтмәсен караңгылыкта айларыбыз, көннәребез,
Гамьсез дә без, надан да без — вай хәлебез, вай хәлебез!
Һәрьяктагы мөселманнар бер төслүк аһ-ваһ итә!
Безгә мондый кара бәхет нидән килде? — дип әйтә.
И каләм, безгә һәр даим ярдәм һәм мәрхәмәт ит;
Хәсрәт, хурлык, мескенлекләр — мәңгегә кит!
Яз галәмәтләре
Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.
Ката, чана табаннары ял итәләр,
Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр.
Трантаслар, велосипед, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.
Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.
Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин
бака-бака:
"Бака-кака, бака-кака",— диер имди.
Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша,
Берсен берсе аңлашмыйча такылдаша;
Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша:
Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.
Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраларда йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.
Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И ходаем, фазлың берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!
Бала белән күбәләк
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп, табаламсың ризык?
Мин торам кырларда болында, урманда;
Уйныймын, очамын якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска: бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!
Кызыклы шәкерт
Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Кошларга
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырлагыз сез күңлегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!
Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
Карлыгач
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,
— Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
Карга
Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: "кар!"
Иссез чәчәк
Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, янлыш
Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.
Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? —
Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң.
Ике иптәш арасында
Җәле, иптәш, ни ишеттең, бер хәбәр сөйләп җибәр:
Кайда, кемнәр нишләгәннәр? Юкмы яңа бер хәбәр?
— Китсәнә, иптәш, йөдәтмә, эшләрем бит бар минем;
Юк хәбәрләрне сөйләп тормакка вактым тар минем!
— Сөйлә инде, ни хәбәр бар, иптәшем, назланмачы;
Әллә нидә бер соравымны да җиргә салмачы!
— Кит, димен, иптәш, йөдәтмә! мин беләм тик: син — җүләр;
Нәрсәсен сөйлим моның мин — инде бу иске хәбәр!
Бичара куян
— И куян, куркак куян, йомшак куян,
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?
— И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.
Без икәү: әткә куян, әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.
Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.
Яшь балаларны ашап китте бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!
Күп тә үтми куйды дөнья әнкәсе;
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:
Килде дә бер явыз аучы эт белән,
Атты үлтерде аны мылтык белән.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.
Безнең гаилә
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев