Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылы зиратында өмә үткәрелде

Һәр елда Олы Кайбыч авылы зиратында, җирләр кардан арынгач, аяк асты кипкәч, өмә үткәрелә. Бүгенге өмәгә 35 кеше килгән иде.

-Өмәләрдә шактый эш башкарыла. Күмәк көч таулар күчерә дип, юкка гына әйтмиләр шул. Өмәгә күбрәк кеше килгән саен башкарылган эш күләме дә арта. Олы Кайбычта гына түгел, башка авыллардагы зиратларны да америка өрәңгесе баскан. Аларны ел саен кисеп барып, хәтта химик препаратлар белән эшкәртсәк тә, ахры күренми әле. Зуррак үскәннәрен бер кат кисеп чыксак, җәйге каникулда монда эшләүче егетләргә җиңелрәк булыр иде. Чөнки америка өрәңгесен киссәң, икенче елга аның урынына берничәсе тишелеп чыга, — диде зиратны карап торучы Мөкаддәс ага Галләмов. 

Өмәдә катнашучы иң өлкән агайларның берсе Рәшит Садыйков иде. 

-Олы яшьтә булсам да, зиратта үткәрелгән өмәләрнең берсеннән дә калганым юк. Бүген улым Рушан белән бергә килдек. Энем Фирзунның улы Рәмис тә өмәчеләр арасында. Әби-бабай, әти-әни, туганнарыбыз бирегә җирләнгән. Аларның каберләрен дә килеп җыештырабыз, өмәгә дә йөрибез. Без яшь чакта зираттагы печәнне чабарга атлыгып торалар иде. Чөнки малны күп асрадылар, терлек азыгы хәзерләргә урын юк иде. Авыл тирәсендәге чокыр-чакырларны да, тыкрыкларны да хәзерге кебек чүп үләне басмый, чиста була иде, — диде Рәшит ага. 

-Зират һәркемнең мәңгелек йорты. Бәйрәмнәр алдыннан, кунак килгәндә хуҗалар йортларын җыештыралар бит. Зиратныы чистартып торсак, бик әйбәт бит инде. Чөнки иртәме, соңмы барыбызга да шунда барасы. Ел саен үткәрелүче өмәгә гел бер үк кешеләр йөри. Калганнары монда килмәбез дип уйлыйлар ахры. Туганнарының каберләрен җыештырып, чүпне шунда өеп калдыручыларны да аңламыйм. Югыйсә, контейнерлар да куелган, — диде Рәмис Садыйков. 

Фаил Шаһивәлиев та өмәләрдә актив катнаша. 

— Монда минем әби-бабайлар, әти-әни, энем Марат җирләнгән. Ел саен аларның каберләрен карап, чистартып торам, өмәләрдән дә калганым юк. Зиратлар чиста булса, үзебезгә дә күңелле бит инде. Мөкаддәс абый әйткәнчә, өмәгә кеше күп килсә, күбрәк эш башкарылыр иде, — диде Фаил Шаһивәлиев. 
Зиратны тәртипкә китереп тору өчен махсус эш кораллары да булдырылган. Моторлы пычкылар ярдәмендә бүген шактый мәйдан өрәңгедән чистартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев