Олы Кайбыч, Кошман, Федоровское авылларында үткән җыеннан репортаж
Быелгы халык җыеннарына Олы Кайбыч җирлегендә узган җыен нокта куйды.
Олы Кайбыч
Гыйнвар аенда барлык авыл җирлекләрендә дә халык белән очрашулар узды. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов үзенең отчет чыгышында эшчәнлекнең барлык якларына да тукталды. Олы Кайбыч авылы — район үзәге. Шуңа да монда башкарылган эшләр дә күбрәк, дәүләт программалары буенча да төзекләндерү эшләре алып барыла.
Бу җирлеккә дүрт авыл — Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка, Симәки авыллары керә. Шушы дүрт авылга 948 йорт исәпләнә. Аларның 745ендә ел әйләнәсе яшиләр, 163 өй буш тора, ә кырык йорт дача буларак файдаланыла. Олы Кайбыч җирлегендә 2284 кеше яши.
Бүгенге көндә җирлектә 163 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 47се — сыерлар. Олы Кайбычтан Рөстәм Гайнетдинов — дүрт, Афанасьевкадан Илшат Корниев — җиде, Радик Гайнетдинов — ике, Симәкидән Ирина Хикмәтуллина 3 баш сыер асрый. Шәхси хуҗалыкта терлек асрау өстәмә керем дә әле ул.
— Җирлегебездә дәүләт ярдәмен тоеп яшибез. Суүткәргечләр республика программасы нигезендә яңартылып тора. Су белән ун башня һәм ике каптаж тәэмин итә. Узган ел дәүләт программасы буенча Олы Кайбыч авылында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү 30 миллион сумга төште. Бу эш Үзәк урамының бер өлешендә, Яр буе (Набережная) урамнарында башкарылды. Әлеге эшләр быел да дәвам итәчәк. Бакча һәм Үзәк урамының бер өлешендә су торбалары алыштырылачак,— диде Илнур Әхмәтов. — Республика программасы буенча Олы Кайбыч урамнарында 38 миллион 839 мең сумга асфальт юлларда капиталь ремонт үткәрелде. Быел район үзәгендәге юлларга 81 миллион 698 мең сумга асфальт, 8 миллион 433 мең сумга вакташ салу планга кертелде. Социаль проект — авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасының да ярдәмен тоябыз. Багана башында янган утларга тотылган электр энергиясе өчен авыл җирлегеннән түләнә. Былтыр безнең җирлектә авыл урамнарын яктырту өчен 82 мең 995 киловатт электр энергиясе сарыф ителде, моның өчен 816 мең 432 сум акча күчерелде. Республика ярдәме белән быел 180 мең сумга 12 данә яктырткыч алмаштыру планлаштырылды.
Авыл кешесенең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән эшләребез үзара салым акчасы, республика, район ярдәме белән башкарыла. Татарстан хөкүмәте карары белән, район үзәкләре һәм зур поселоклар, 2024 елдан башлап, үзара салам акчасы җыюдан тукталып торды. Әмма бу карар Олы Кайбыч җирлегенә кергән башка авылларга кагылмады. Иске Чәчкабта исемлектәге 287 кешедән 500 сум күләмендә 143 мең 500 сум акча җыелды. Бу сумма республикадан дүрт тапкырга арттырылды һәм 574 мең сум күләмендә субсидия бирелде. Шулай итеп, үзара салым акчасы 717 мең 500 сум тәшкил итте. Афанасьевка һәм Симәки авылларыннан җыелган 267 мең сум алдан билгеләнгән эшләргә тотылды.
Район башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды. "Быел район оешуның 35 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу тантанага зур уңышлар белән киләбез. Кайбыч оешканнан бирле сөт саву күрсәткечен 100 тоннага җиткерү турында хыялландык. Узган ел ахырында без, ниһаять, максатыбызга ирештек. Бүгенге көндә 130 тонна сөт җитештерәбез. Район буенча уртача хезмәт хакы 66 мең сум булса, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ул 86 мең сумнан артып китә. Авылда кайчан хезмәт хакының шулай югары булганы бар иде соң? "Август-Агро"ның инвестор булып килүе яңа офыкларга юл ачты«, — диде ул, башка өлкәләрдәге эшчәнлеккә дә тукталып.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов дәүләт программалары турында сөйләде, СВО темасына бәйле вәзгыятькә тукталды. Җыенда махсус операциядә һәлак булганнарның әниләре, хатыннарына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Иске Чәчкаб мәктәбе директоры Алия Галиуллина, районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина, полициянең участок уполномоченные Булат Гыйбадуллин, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин да чыгыш ясады. Залдан яңгыраган сорауларга җаваплар бирелде. Авылдашыбыз Рәмис Хәялиев райондагы чистарту корылмасына шәхси хуҗалыкларның канализациясен кушуның кайчан тормышка ашырылачагы турында сорады. Бу эш 2027 елга башкарылыр дип күздә тотыла.
Җыен ахырында Олы Кайбычтан Җәмилә Сагиева, Фәридә Фәттахова, Татьяна Николаева, Миләүшә Җамалетдинова, Иске Чәчкабтан Гөлгенә Шаһиәхмәтова, Наҗия Борһанова, Зөлфия Галиуллина, Афанасьевкадан Гүзәлия Гыймадиеваны сәхнәдә бүләкләделәр.
Луиза Сөнгатуллина
Кошман
Кошманда халык җыены быел да югары дәрәҗәдә узды. Җирлек башлыгы Лилия Сафина, һәрвакыттагыча, эшчәнлекләренең барлык өлкәләрен — халыкның мәшгульлеге, шәхси хуҗалыклар, терлекләрнең баш саны, бюджет үтәлеше, төзекләндерү һәм үзара салым, экологик иминлек, электр, су белән тәэмин ителеш, юллар челтәре, почта элемтәсе, кибетләр эшчәнлеге, социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф, демография, мәдәният, яшьләр белән эш, армия сафларына чакырылыш, хокук тәртибе, янгын куркынычсызлыгы, дини тәрбия, иганәчелек турында эчтәлекле чыгыш ясады. Докладны гына түгел, ел дәвамында башкарган эшләрен дә башкаларга үрнәк итеп куярлык.
Лилия Сафина үз чыгышын Ватанны саклау темасы белән башлады. Илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлыгы хакына баручы махсус хәрби операциядә һәлак булган Рәмис Гатауллин һәм Мөхәммәтхан Фәйзуллинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, алар укыган мәктәп стенасына узган ел мемориаль такта куелды. Хәзерге вакытта Ватан сагында булучыларның исән-сау кайтуларын теләделәр. Аларның гаиләләренә бишәр кубометр утын кайтартылган. Узган ел дәвамында өч тапкыр гуманитар ярдәм җыелган. Лилия Рәшитовна әлеге игелекле эшкә кушылучыларга ихлас рәхмәтен җиткерде.
Җирлектә теркәлгән 704 кешенең 672се — Кошманда, 32се Урсак урманчылыгында гомер кичерә. Узган ел җирлектә ике яңа гаилә барлыкка килгән.
Аерылышучылар юк. Җиде бала дөньяга аваз салган. Арада гаиләдә беренче дә, бишенче булып та туучылар бар. Тугыз кешенең үлеме теркәлгән. Вафат булучыларның өчесе — хезмәткә яраклы яшьтә. Алдагы ел белән чагыштырганда, кеше саны тугызга кимегән.
Шәхси хуҗалыклар авыл икътисадының тотрыклы нигезен тәшкил итә. Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, терлекчелек һәм игенчелек яшәешнең мөһим тармаклары булып кала. Кошманда өч крестьян-фермер хуҗалыгы, 15 шәхси эшмәкәр теркәлгән.
— Динә һәм Рушан Сайрановлар бишәр мең башка исәпләнгән ике кошчылык фермасында эш алып бара. Үзбәкстан, Белоруссиядән кайтартылган йомыркалардан алты партия утыртылып, узган ел 40 мең баштан артык чеби үстереп саттылар. Кышкы сезонда алар ит юнәлешендә эшли. «Авыл туризмын үстерү» федераль проекты кысаларында яңа грант откан Рушан Сайранов район үзәгендә «Чебиләр» дип аталган күпфункцияле гаилә үзәге булдырырга җыена. Ул балалы гаиләләр өчен ял итү урыны булачак,— диде Лилия Сафина. — Безнең җирлектә, тырышып эшләп, күпләп терлек асрап, гаилә бюджетын тулыландыручы уңганнар шактый. Ренат Шәфиев, Илнур Садриев, Илнар Нәфыйков, Марсель Садриев, Рамил Хәмидуллин, Фәнис Фәйзуллин, Илдар Әхмәтшин, Марат Садриев, Ислам Сабиров — шундыйлардан. 1 гыйнварга авыл җирлегендә 45 савым сыеры исәптә. Кайбер хуҗалыклар тавык та асрамаган вакытта, 10 баш сыерның сөтен савып кына калмыйча, корт, эремчек, каймак ясаучы Гүзәлия Шәфиева, биш сыер тотучы Фоат Хәмидуллин, дүрт сыер асраучы Фәния Арифуллина — күпләребез өчен үрнәк. Шул ук вакытта биш хуҗалык икешәр сыер тота.
Тормыш булгач, авыл кадәрле авылда төрле мәсьәләләр тумый тормый. Күп җирлекләрдәге кебек, Кошманда да аларны хәл итүдә үзара салым программасының зур ярдәме тия. Монда акчаны оешкан төстә җыеп тапшыралар.
— 2025 елда Кошман авылы буенча исемлеккә кертелгән 513 кешедән мең сум күләмендә 513 мең сум, Урсак урманчылыгында 29 кешедән 500 сум исәбеннән 14 мең 500 сум, барысы 527 мең 500 сум акча җыелды. Республика дүрт тапкыр арттырган очракта, субсидия күләме 2 миллион 110 мең сум булырга тиеш иде. Ләкин ул 1 миллион 691 мең 984 сум гына кайтарылды. Соңгы ике елда республика билгеле бер сумма өчен генә акча күчерә башлады. Ил күләмендә нинди авыр вакыт булуын барыбыз да аңлыйбыз. Шуңа күрә «Ник алай?» дигән сорауны бирү урынсыз дип уйлыйм. Нинди күләмдә булса да, бу программаны зур ярдәм дип кабул итәбез. Алдагы елларда программа акчасына күбрәк эшләр башкарырга мөмкинлек бар иде. Уникешәр пункттан торган эшләр эшли идек. Хәзер билләр дә кысыбрак бәйләнде, чыгымнар да арта тора. Төзелеш материалларына бәя, киресенчә, һаман күтәрелә. Кеше саны да елдан-ел кимүгә бара, — диде Лилия Сафина, башкарылган эшләргә анализ ясап.
Үзара салым программасы ярдәмендә быел да эш дәвам итәчәк, җирлек башлыгы аларның һәрберсе турында җентекләп сөйләде.
Яхшы юллар — шунда яшәүче халык өчен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе. Авыл эчендәге барлык юллар 100 процент каты өслекле. Хисап елында программа нигезендә Рафил Саттаров урамына 213 метр асфальт юл салынган. Лилия Сафина район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга киләчәктә авылның югары өлешеннән түбәнгә алып төшүче 200 метр юлга асфальт җәюне программага кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Җыенда мәктәп директоры Равилә Гаффарова һәм фельдшер Лилия Шәйхетдинова да чыгыш ясады. Мәктәп һәм балалар бакчасы эшләсә, авыл яши, диләр.
Кошманның да киләчәге өметле. Райондагы тугызъеллык мәктәпләр арасында иң күп укучылар биредә — 86 бала белем ала. «Тиенкәй» балалар бакчасына 35 сабый йөри. Равилә Рәхимулловна район башлыгыннан әле күптән түгел генә ачылган айти-классны ноутбуклар белән тәэмин итүдә ярдәм сорады, хоккей мәйданчыгы да кирәклеген әйтте.
Кошманлылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алды. Габделхак Садыйков авылны тагын да ямьләндерү, күп итеп агач утырту тәкъдиме белән чыкты. Илфар Сафиуллин Кошман турында китап чыгару идеясен җиткерде. Быел бу авылда Кошман укулары дигән зур дини чара үтәчәк. Илдар Насретдинов үзәк больницаның участок шәфкать туташы Ләйсән Зиннәтуллинага ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аны куәтләп, кул чаптылар. Башка мөрәҗәгатьләрне дә тыңлап, беркетмәгә язып куйдылар.
Альберт Рәхмәтуллин җирлекнең еллык эшчәнлеген уңай бәяләде.
— Кошман — әйдәп баручы авылларның берсе, — диде ул. — Мәктәп һәм балалар бакчасы да уңышлы гына эшләп килә. Нинди генә төр эшчәнлек булмасын, сез гел алдынгылар сафында. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Рәшитовна да, халкы да булган, тырыш.
Очрашу авыл тормышында актив катнашкан, шулай ук юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә хөрмәтләү белән тәмамланды. Марат Садриев, Ленар Гыйрфанов, Илдар Насретдинов, Динар Зиннуров, Хәсән Сабиров, Розалия Садриева, Нурания Хикмәтуллина, Гөлия Сафиуллина, Айдар Саттаров, Гөлия Насретдинова, Равил Сәлахов, Дамир Миршинов сәхнәдә бүләкләнде.
Ләйсән Саттарова
Федоровское
Федоровское — районда составына бары тик бер генә авыл кергән бердәнбер җирлек. Авыл территориясендә урман хуҗалыгы, Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, «Кайбычагрохимсервис» предприятиесе, янгын сүндерү посты, мәктәп, балалар бакчасы, шулай ук башка учреждениеләр һәм оешмалар эшли.
Халык җыены дустанә мохиттә узды, бу авылда җитди проблемалар булмавын күрсәтә. Җирлек башлыгы Фирдүс Зәйнуллин чыгышын демографик хәл белән таныштырудан башлады. 2025 елда авылда ике бала туган, биш кеше вафат булган. Барлыгы 723 кеше теркәлгән, шуларның 314е — хезмәткә сәләтле яшьтә, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр — 49 кеше.
— Бүгенге көндә безнең авыл җирлегеннән Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында өч кеше хезмәт итә — Ярослав Романов, Данил Финогенов һәм Андрей Вавилов. Махсус хәрби операция зонасында тагын җиде якташыбыз үз бурычын үти. Кызганычка каршы, һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар да бар. Авыл халкы хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, — диде Фирдүс Зәйнуллин.
Җирлек башлыгы төрле юнәлешләр буенча башкарылган эшләренә анализ ясады. Биредә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 84 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 13 сыер, шулай ук 90 баш кәҗә һәм сарык асрала. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга 74 мең 100 сум күләмендә субсидия бирелгән. Пай җирләренең күпчелеге «Август-Кайбыч» инвесторы тарафыннан файдаланыла, бер басуны «Туган Як-Агро» агрофирмасы эшкәртә. 2025 ел өчен җир пайлары буенча аренда хакы ике инвестор тарафыннан да вакытында түләнгән.
Федоровское — райондагы зур авылларның берсе. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында биредә бер яңа йорт төзелә. Йортлар булса — гаиләләр дә, балалар да булачак.
Авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре даими рәвештә алып барыла.
— Язгы чорда авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыга: урамнар һәм елга буйлары чүп-чардан чистартыла, баганалар агартыла, сулыкларның ярлары тәртипкә китерелә. Бу чараларда ветераннар советы рәисе дә актив катнаша, — дип дәвам итте Фирдүс Зәйнуллин. — Шулай ук Бәрле елгасы ярларын чистарту эшләре алып барылды: куаклар киселде һәм әлеге участокка туфрак кайтартылып, территория тигезләнде. Шундый ук эшләр Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл янында да башкарылды. Яз көне Валерий Захаров үз материаллары белән Бәрле елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер ясады, ә Миләүшә Миңнулина авыл халкы белән бергә әлеге күпергә илтүче тыкрыкны җыештыру буенча өмә оештырды. Аларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Декабрь аенда зиратта агач-куакларны кисү эшләре башкарылды.
Җәйге чорда авылда су җитмәү проблемасы аеруча кискен тора. Моның төп сәбәбе — бакчаларга күпләп су сиптерү. Башняның куәте моңа исәпләнмәгән.
Беренче чиратта су кытлыгын Яңа урамда яшәүчеләр тоя. Шуңа бәйле рәвештә, җирлек башлыгы халыкка бакчаларга контрольсез су сиптерүне туктату үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Фирдүс Зәйнуллин үзара салым акчаларының нинди максатта тотылуы турында да җентекләп сөйләде — алар юлларны ремонтлауга, урамнарны үләннән чаптыруга һәм законсыз чүплекләрне бетерүгә юнәлтелгән. Ул агымдагы елга планлаштырылган эшләр белән дә таныштырды.
Директор Константин Гущин мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
— Безнең укытучылар, ел саен педагогик осталык буенча район конкурсында катнашып, призлы урыннар яулый. Соңгы ике елда үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәсендә, мәктәп теләсә кайсы дәрәҗәдәге кунакларны кабул итә алырлык заманча мәйданчыкка әйләнде. Укучыларыбызның укуда, спортта һәм башка өлкәләрдәге уңышлары да арта, — дип билгеләп үтте Константин Александрович, иң әһәмиятле казанышлар турында сөйләп.
Директор мәктәпнең җиһазландырылуы һәм террорчылыкка каршы сакланыш дәрәҗәсенең югары булуын ассызыклады. Республика һәм район бюджетыннан зур күләмдә акча кертелү нәтиҗәсендә барлык куркынычсызлык системалары штат режимында эшли.
— Ремонттан соң безнең мәктәп танымаслык булып үзгәрде. Төзекләндерү эшләре сыйфатлы итеп башкарылды. Бары тик кечкенә генә үтенеч калды — беренче катта һаман да пәрдәләр һәм элмә такталар куелмаган, — дип, Константин Гущин, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте.
Фельдшер Гөлия Серякова сәламәтлек саклау буенча алып барылган эшчәнлекләре турында сөйләде.
— Узган елда 323 кеше диспансеризация үтәргә тиеш иде, аларның барысы да тикшеренү узды. Быел да үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булуыгызны сорыйм. Флюорографик тикшерүне дә авыл халкының 100 проценты узды. Алкогольне чиктән тыш кулланучы гражданнар белән профилактик эш даими алып барыла. Үлем очракларының бишесенең берсе алкоголь интоксикациясе нәтиҗәсендә булды. Ике кеше яман шеш авыруыннан, берсе эндокринологик авырудан вафат булды, бер кеше СВО зонасында һәлак булды, — дип хәбәр итте фельдшер.
Очрашуга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин йомгак ясады. Ул Кайбыч районының узган елдагы социаль-икътисади үсеше, дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Авыл халкының барлык мөрәҗәгатьләре беркетмәгә кертелде һәм контрольгә алынды.
Җыен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Ирина Ковалева һәм Улугбек Мавлянбеков район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алды.
Ләйсән Саттарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев