Олы Кайбыч мәчетендә район авылларының имамнары, мөслимәләре катнашында җыелышы үтте
Олы Кайбыч авылы мәчетендә район авылларыннан җыелган имамнар, мөслимәләр катнашында җыелыш булып үтте. Анда шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.
Әлеге очрашу Ябалак авылы имамы Айрат хәзрәт Кәлимуллинның Коръән укуы белән башланды. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, муллаларны, мөслимәләрне җыелышның көн тәртибе белән таныштырды. Аның әйтүенчә, бүген бу составта җыелуларының сәбәбе – мәчетләрдә дин сабаклары бирүне башлау.
- Белгәнемчә, кайбер мәчетләрдә халыкка дин сабаклары укыту башланган, кайберләрендә әлегә юк. Киләчәктә бу эшне октябрь ае урталарыннан ук башлау кулай булыр. Гадәттә безнең дини укулар март азагында тәмамлана. Дин сабаклары бирү безнең төп бурычыбыз, - диде Дамир хәзрәт.
Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дин әһелләренә вәгазьләр сөйләгәндә халыкны бердәмлеккә, гореф-гадәтләрне саклауга өндәү турында әңгәмә алып барды. Аларга район тормышындагы яңалыклар, юллар төзелеше турында сөйләде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Рәмис Хәялиев мәчетләргә коммерцияле булмаган оешма буларак, төрле грантларда катнашу кирәклеген әйтеп үтте. Аның әйтүенчә, Гаилә кыйммәтләрен саклау буенча коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Надежда анакай Ермолаева төрле грантларда катнашып, авыл халкы өчен уңайлыклар тудыру эшен башкара.
Җыен эшлекле шартларда барды. Дамир хәзрәт залдагыларны яңа дини китаплар белән таныштырды, үз эшләрендә куллану өчен ул китаплар җыелмасын һәр мәчетке таратты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев