Олы Кайбыч мәктәбендә беренче кыңгырау яңгырады
Бүген иксез-чиксез илебезнең барлык мәктәпләрендә дә Белем көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты һәм укучыларны, укытучыларны, ветеран укытучыларны, ата-аналарны Белем көне белән тәбрикләде. Альберт Илгизәрович “Бердәм сыйныф серләре” республика бәйгесендә җиңүгә ирешкән ата-аналарга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Азат Рифкатович Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановнаң Белем көне уңаеннан котлау сүзләрен дә җиткерде.
Олы Кайбыч мәктәбе директоры Исламия Мусина Белем көне белән укучыларны тәбрикләде, узган уку елын гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган утызга якын укучыга Мактау кәгазе тапшырды. Быел Олы Кайбыч мәктәбендә 22 бала беренче класста белем алачак.
Белем көненә багышланган тантана укучылар чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев