Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбенең яшь инспекторлары – бәйге җиңүчеләре

Районыбызның һәр мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшли.

Алар арасында һәр елны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе үткәрелә. Аның төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту. 

Ярышны ачу тантанасында командаларны Казан шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова сәламләде. 

— «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче укучылар катнаша. Конкурс биремнәре кыен түгел, аларны ашыкмыйча, каушамыйча гына чишсәгез, барысы да әйбәт булачак. Һәр укучыга, командага алда торган бәйгедә уңышлар, сәламәтлек телим, — диде Сиринә апалары. 
Командалар юл йөрү кагыйдәләрен белү, каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, шәһәрчектә велосипедта йөрү, иҗади бәйгедә, һәлакәт очракларында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә көч сынашты. 

Ярышка йомгак ясаганда район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, укучыларны тәбрикләп, укуларында уңышлар теләде. 

— Мәктәпләрдә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары уңышлы эшли. Ел саен үткәрелгән бәйгедә алар үзләренең әзерлекләрен, белемнәрен күрсәтә. Һәр бәйгенең җиңүчеләре була, ә җиңелүчеләр, күңелләрен төшермичә, киләсе елга тагын да ныклабрак әзерләнеп килеп, җиңүгә өмет белән яшәсеннәр.

Дөресен әйткәндә, сез барыгыз да җиңүчеләр. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары мәктәпне тәмамлап читкә чыгып киткәч тә, юлда йөрү кагыйдәләрен бозмас дип ышанам. Тиздән җәйге каникуллар башлана, юлларда үз-үзегезне саклагыз. Ә инде җиңү яулаган команда район данын республика күләмендә якларга әзерләнә башларга тиеш, — диде Алексей Макаров.

Бәйгедә Олы Кайбыч мәктәбенең яшь инспекторлары җиңү яулады. Хуҗа Хәсән, Ульянково командалары — икенче-өченче, Иске Тәрбит һәм Кошман мәктәпләре командалары исә дүртенче-бишенче урыннарда. Бәйгедә беренче-бишенче урыннарга чыгучыларга, номинацияләр җиңүчеләренә кубоклар, медальләр, истәлекле бүләкләрне Алексей Макаров, полиция бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов һәм Сиринә Мурзакова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев