Олы Кайбычның иң өлкән кешесенә ТР Рәисе исеменнән күчтәнәч тапшырылды
Татарстанда яшәүче йөз яшьтән өлкәнрәк кешеләргә Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән быел Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм бүләге тапшырыла. Башкарма комитетлар көче белән әлеге җыелмалар безнең йөзяшәрләребезгә бирелә.
Безнең районнан бу бүләккә Олы Кайбыч авылында яшәүче Зәкия Сибгатулла кызы Бәдретдинова лаек булды. Күчтәнәчне бүген район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әбинең өенә илтеп тапшырды. Ул аны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, алга таба да сау-сәламәт булып яшәвен теләде.
Зәкия әби Бәдретдиновага 8 октябрьдә 101 яшь тула. Ул бүгенге көндә кызлары Наҗия һәм Дания тәрбиясендә яши. Әбинең хәтере яхшы, үз аягында йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев