Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасы «Акыллы уеннар» чемпионатында катнашты

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге заманча IT-паркында өченче республикакүләм «Акыллы уеннар» чемпионаты узды.

Бу мәртәбәле интеллектуаль бәйгедә "Миләшкәй" балалар бакчасының нәни тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрде.ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашучыларга яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.

Чемпионатта Илинә Гайнетдинова "Читекләр" уенында тапкырлыгын һәм зирәклеген күрсәтте.

Бәхтияр Зиннуров әнисе Мәдинә белән бергә, "Мин төзүче" уенында катнашып, "Акыллы гаилә" номинациясендә,үзләренең бердәм булуларын күрсәттеләр.

Балаларның җитәкчесе Язгөл Фатыйхова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

300дән артык бала арасында сынатмыйча, "Миләшкәй" балалар бакчасы сабыйлары катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев