Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме һәм кошлар көне үтте
Бәйрәм бик күңелле булды. Балалар яз һәм кошлар турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады.
Кунакка карга да килде. Кыш бабайның да китәсе килми — Нәүрүзбикәгә шартлар үтәтте: «Ярышларда Нәүрүзбикә җиңсә — яз булыр, мин җиңсәм — кыш булыр», — дигән иде.
Нәүрүзбикә бик тырыш һәм уңган булып чыкты. Кыш бабай тыныч күңел белән тәхетен Нәүрүзбикәгә тапшырды.
Бәйрәмебез пешекче апаларыбыз пешергән тәмле коймак ашап,
«Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен», — дигән шигырь юллары белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев