Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта Фәүзия Миңнуллинаны хөрмәтләделәр

Олы Кайбыч авылында яшәүче Фәүзия Әнвәр кызы Миңнуллина шушы көннәрдә юбилеен билгеләп узды.

Шул уңайдан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин юбилярга Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе һәм Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлегенең тәбрикләү хатларын, бүләкләрен тапшырды. Юбилярга ныклы сәламәтлек, мул тормыш, бәхетле картлык теләделәр.

Фәүзия апа озак еллар банк системасында эшләп лаеклы ялга чыккан. Пенсиягә чыккач, дин юлына баскан. Башта Олы Кайбыч мәчетендә дин сабаклары алган, аннан соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Олы Кайбыч мәчетендә дин сабаклары бирә. Менә ун ел инде мәетләрне пакьләп, соңгы юлга озату буенча саваплы эш башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев