Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче Ягъфәр Халитов олы юбилеен билгеләп үтте

Илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.

Сугыш чоры балалары да үзләренең олы юбилейларын каршы алалар. Бүген Олы Кайбыч авылында туып- үскән, бар гомерен тырыш хезмәткә багышлаган Ягъфәр Сәмигулла улы Халитов та 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Хезмәт ветеранын котларга башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов килде. Алар Ягъфәр агага иң җылы, изге теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды. 

Яшьлегендә Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан Ягъфәр ага аннан кайткач, колхоз юлламасы белән Арзамас, Курск шәһәрләрендә техникумда төзүче һөнәрен үзләштергән. Ул 35 ел гомерен юл төзелешенә багышлаган. Җитмеш яшенә кадәр Кайбыч юл төзү-ремонтлау участогында эшләгән. Участок начальнигы Илгиз Сабиров та аны олы юбилее белән котлап, «Татавтодор» җәмгыяте җитәкчелегенең тәбрикләү хатын, бүләген тапшырган. 

Ягъфәр ага безгә үзенең тормыш, хезмәт юлын сөйләде. Бу хакта газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев