Олы Кайбычтагы кафеда Мотыйгуллиннар гаиләсе ифтар ашы үткәрде
Бүген Олы Кайбычтагы кафеда шәхси эшмәкәрләр Гөлия, Таһир Мотыйгуллиннар, аларның уллары Динар, киленнәре Алсу гаиләләре Олы Кайбыч һәм Кошман авылларыннан ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрде.
Анда сиксәннән артык мөселман кардәшебез чакырылды.
Ифтарда катнашучыларны изге Рамазан ае белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килгән иде. Ул Мотыйгуллиннар гаиләсенә олы рәхмәт сүзләрен әйтте, үткәргән ифтарларының Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин Рамазан ае, ураза тотуның савабы, кадер киче турында вәгазьләр сөйләде. Ифтар ашы үткәргән Мотыйгуллиннар гаиләсенә, табын әзерләүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен әйтеп дога кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев