Олы Кайбыч авылында яшәүче сиксәннән узган Ләбибә Шәмсетдинова редакциягә сорауларын юллады
Волонтерлар булып кемнәр эшли? Алар күпме күләмдә һәм нинди эшләр башкарырга тиеш? Бер кеше өчен күпме вакыт куеп, ничә сәүдә ноктасыннан азык-төлек алып килергә мөмкиннәр? Үзизоляция вакыты шактый озак бит, волонтерларны ничә тапкыр чакырырга була? Ләбибә апаның әлеге сорауларына “Өмет” үзәгенең бүлек мөдире Ләйсән Басыйрова җавап бирде.
– Безнең районда да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ярдәмгә мохтаҗ ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышу өчен волонтерлар хезмәте булдырылды. Бу эшкә авыллардагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре, фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары, социаль хезмәткәрләр, хат ташучылар һәм башкалар тартылды. Алар өлкән яшьтәгеләрнең үз акчаларына кибеттән көндәлек кулланылышта булган азык-төлек, аптекадан дарулар алып кайтып бирә. Без өлкәннәрнең гозерен 2-10-93 телефоны аша кабул итеп алабыз һәм бу хакта 10-15 минут эчендә алар яшәгән җирлектәге волонтерга хәбәр итәбез. Алар 1,5 -2 сәгать эчендә иң якын кибеттән продукция һәм аптекадан даруларны алып кайтып бирә. Волонтерлар хезмәтенә атнага бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә була. Азык-төлеккә заказ биргән вакытта дарулар турында әйтергә онытсагыз, икенче көнне дә безгә шалтырата аласыз.
Ләйсән Басыйрова хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә “кайнар линия” телефонына ун авылдан 20 кеше мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев