Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы көн бәйрәме котлы булсын!

Бу якшәмбедә православие дөньясы билгеләп үтәчәк Пасха бәйрәме алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән котлавын ирештерде.

— Пасха — дин тотучылар өчен шатлыклы вакыйга. Әлеге бөек тантана рухи чисталык һәм шәфкатьлелек символы булып тора. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Әлеге бәйрәм христиан дөньясында Христос терелеп тору көне буларак билгеләнә. Пасха безнең күңелләрдә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудыра. Районыбызда төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләре иңгә-иң торып, дус-тату яшиләр. Җәмгыяви тотрыклыкны һәм күпмилләтле халкыбызның иң яхшы дини-мәдәни традицияләрне саклауга районыбызның православие динендәге кешеләр зур өлеш кертә. Бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Пасха бәйрәме дин тотучыларны иң мөкатдәс хакыйкатькә, хөрлеккә һәм әхлакый камиллеккә ирешү ниятләрендә ныгытсын! Сезгә бәхет, сүрелмәс яшәү дәрте, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев