Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы көн бәйрәме котлы булсын!

Хөрмәтле карендәшләрем!

Светлана Матвеева, Татарстан Керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе: 

— Хөрмәтле карендәшләрем! Олы көн уңаеннан барыгызны да котлыйм! Язгы яңару вакытына туры килә торган Олы көн бәйрәме күңелләрегезне ихласлык, эчкерсезлек, киң күңеллелек һәм туганлык хисләре белән тутырсын. Табыннарыгызда, борынгыдан сакланып калган йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә тугрылык билгесе буларак, бәйрәм ризыклары урын алсын. Йорт-җирләрегез дә, күңелләрегез дә һәрвакыт шушы Олы көндәге кебек яктырып, балкып торсын. 
Барыгызны да Олы көн белән тагын бер кат котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бер-берегезнең кадерен белеп яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев