Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы көн котлы булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Николай Ермолаев, Кайбыч районы благочинные, протоиерей, Надежда Ермолаева, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезне Христосның яңадан терелүе бәйрәме һәм Бөек пост тәмамлану уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Без шушы бөек бәйрәмне үзара дуслыкта һәм тынычлыкта, бердәмлеккә, шәфкатьлелеккә, үзара ихтирам һәм хөрмәткә омтылып каршылыйбыз. Кайсы диндә булуыбызга карамастан, ныклы рухи нигезгә ия булу, ата-бабаларыбызның гадәтләрен һәм йолаларын белү мөһим. Болар күпмилләтле халкыбызны берләштерүдә зур роль уйный. Районыбызда кешелек һәм җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытуга һәм булдыруга аерым игътибар бирелә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез. Олы көн җаннарыбызны якты хисләр, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз белән аралашу шатлыгы белән урасын, игелекле эшләргә рухландырсын! 
Пасха уңаеннан гыйбадәт кылу Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвендә 4 майда 23.30 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев