Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн котлы булсын!

-

Александр Иванов, «Август Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:

Христианнар өчен Пасха — аеруча тантаналы күтәренкелек вакыты, аларның һәрберсенең тормышында һәм тулаем кешелек тарихында гаять зур вакыйга. Пасха кешеләргә өмет, камиллек үрләренә юл ача. Без яшәгән четрекле заманда уртак җиребездә барлык милләт һәм дин вәкилләре тарафыннан тупланган мәңгелек рухи хәзинәләрне — төрле халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәтне, үзара аңлашуны саклау һәм көчәйтү бигрәк тә зур әһәмият ала. Йорт җылысы, туганнар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулы бәйрәм атмосферасы, кайсы милләт һәм дин кешесе булуына карамастан, барысын да үзенә җәлеп итә. Табигатьнең язгы уянуы кешеләрнең йөрәгендә шатлык һәм киләчәккә якты өмет тудыра. Бу бәйрәм һәр гаиләгә иминлек, үзара аңлашу, мәхәббәт һәм татулык алып килсен!
Барыгызга да тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек, Христосның яңадан терелүе бәйрәмен игелекле эшләр белән каршылавыгызны телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев