Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак мәчетендә балалар дин сабаклары өйрәнә

Июльнең беренче көненнән Олы Урсак авылындагы мәчеттә балалар өчен лагерь эшли башлады.

Бу хакта редакциягә Олы Урсак авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Винера Зиннәтуллина хәбәр итте.

Әлеге лагерь авылыбыз имамы Илфар Сафиуллин теләктәшлегендә ачылды. Ике атна давамында балалар намаз уку тәртибен, догалар, аятьләр өйрәнә. Дин сабаклары ике сәгать дәвам итә. Балалар лагерьга бик яратып йөри. Әмма аларның саны гына азрак шул. Анда йөрүче ун баланың өчесе генә безнең авылныкы, калганнары -кунакка кайтучылар.

Дәресләр тәмамлангач, балаларны тәмле ризыклар белән чәй эчерәләр. Узган атнаның җомгасында, мәсәлән, Рәмзия Сираева аларны коймак белән сыйлады, салатлар да ясаган. Илфар абыйлары да тәмле ризыкларын алып килә. Балалар табынына туңдырма, соклар да өзелми.

"14 июльдә район үзәгендә мәчетләргә йөрүче балалар өчен Сабантуе булачак. Анда безнең балалар да катнашачак",- диде Винера Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев