Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар

Олы Тәрбит авылында яшәгән Артем Юрьевич Тараканов махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган.

Аны бүген соңгы юлга озаттылар. Изге Троицк чиркәве каршында үткән матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, әнисе Светлана Анатольевна, сеңлесе Альбина, тормыш иптәше Оксана, әфганчылар, чик сакчылары, Артемның армия сафларында бергә хезмәт иткән иптәшләре, авылдашлары, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр һәм башкалар катнашты.

Митингта Альберт Илгизәрович, Петр Тараканов чыгыш ясады. Алар Артем Таракановның әнисенең, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашты.
Артем Юрьевич Таракановны туган авылы Олы Тәрбит зиратында җирләделәр. Кабере янында автоматлардан салют яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

9

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев