Пасха — якты һәм изге бәйрәм
Олы көн — христианнарның иң якты һәм күркәм, өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме.
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Олы көн — христианнарның иң якты һәм күркәм, өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята. Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Ул яшәү дәртен, яхшылыкның явызлыктан өстен чыгуын, гөнаһлардан арынуны һәм шәхеснең рухи яңарышын гәүдәләндерә. Бу нурлы бәйрәм күңелләрдә иман ныклыгын, әхлакый камиллеккә һәм пакьләнүгә омтылышны көчәйтсен. Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев