Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан үткәрелгән патриотик акциягә кушылды

Бүген – Татарстан Республикасы дәүләт флагы көне. Бу дата барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.

Кайбычта бүген Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан патриотик акция үтте. Аңа барлык авыл җирлекләрендә дә кушылдылар. Бердәмроссиялеләр, яшь гвардиячеләр, «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге белән берлектә, иҗтимагый үзәк бинасында иртәдән үк дәүләт флагы төсләрендәге тасмалар таратты.

Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу көннең барыбыз өчен дә тирән мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.

— Без үз республикабыз белән горурланырга тиеш, — диде ул. — Татарстан — Россия Федерациясенең танылган алдынгы төбәкләренең берсе. Республикабыз күп кенә юнәлешләр буенча илдә алдынгы позицияләрне били, һәм бу казанышлар нигезендә халкыбызның тырыш һәм намуслы хезмәте ята. Бүгенге мөһим бәйрәм белән барыгызны да котлыйм. Татарстан алга таба да чәчәк атсын!

Дәүләт символларының берсе булган заманча флаг 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан расланды. Флагның авторы —

Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Ак төс чисталыкны, ә кызыл —энергия, көч һәм тормыш билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев