Кыр Буасы авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды
8 май көнне Кыр Буасы мәдәният йорты каршында батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында «Җиңү көне» дип исемләнгән митинг үтте.
Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, авыл халкы җыелган иде. Митингны Мәлки мәктәбе директоры Тамара Иванова һәм укытучы Снежана Полякова алып барды.
Авыл халкын Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков килгән иде. Алар митингта катнашучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучылары патриотик җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде.
Һәлак булган геройлар турында хәтер һәрвакыт безнең күңелләрдә булсын, аларның батырлыгы беркайчан да онытылмасын! Митинг барышында сугыш каһарманнарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Соңыннан барысын да солдат боткасы белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев